Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Зәй егете өйләнде
24 декабрьдә Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучы Сергей һәм аның сөйгәне Оксана рәсми рәвештә никахларын теркәделәр.
Сергей – Зәй егете, махсус хәрби операциягә ул мобилизация буенча 2022 елның 28 сентябрендә киткән. Хәрби зонада “Поздняк” позывноен йөртә. Махсус хәрби операциягә алар хәрби хәрәкәтләр ветераны, хәрби комиссариаттан белгеч-эксперт Георгий Борисов белән бергә китә һәм бер урында хезмәт итәләр. Георгий сугышчан иптәшен истәлекле көне белән котлап, яшь парның шатлыгын уртаклашты.
Сергей һәм Оксананы әти-әниләре, якыннары котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова тәбрикләп, яшь гаиләнең бәхетле булуын, Сергейның исән-сау җиңү белән кайтуын теләде.
Тантанада катнашучы башкалар да яшь гаиләгә изге теләкләр юлладылар.
Сергей хезмәтен укчы булып башлаган, хәзерге вакытта яңа подразделениегә күчерелгән. Хәрби зонада күрсәткән батырлыгы өчен ул «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» һәм II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев