Бүген Зәй ЗАГСында махсус хәрби операциядән ялга кайткан егет сөйгәне Алина белән никахларын законлы төстә рәсмиләштерделәр.
Егет хәрби зонада «Сафа» позывноен йөртә. Махсус хәрби операциядә мобилизация буенча Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшә.
Яшь гаиләне әти-әниләре, якыннары котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлау сүзләрен җиткереп, яшь гаиләнең бәхетле булуын, Сафаның исән-сау җиңү белән кайтуын теләде.
Нет комментариев