Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәйдән яшь укытучы Батырлык ордены белән бүләкләнгән

Бохарай авылы мәктәбенең тарих һәм инглиз теле укытучысы Егор махсус хәрби операциядә контракт буенча катнаша.

Махсус хәрби операциядә “Учитель” позывноен йөртүче егет 2023 елның августыннан “Тимер” батальоны составында илебез азатлыгы өчен алгы сызыкта көрәшә. 

Егор чакырылыш буенча хәрби хезмәтне ракета гаскәрләрендә үткән.  Аңа 32 яшь. Махсус хәрби операция барганда, күп егетләр алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен көрәшкәндә читтә кала алмаган.

“Тарих укытучысы буларак, илдәге вазгыятьне яхшы аңлаганга, Ватан саклауга мохтаҗ булганда башкача булдыра алмадым", - ди Егор.

Якыннарың синең махсус хәрби операциягә китү турында карарыңны ничек кабул итте, дигән сорауга егет гади генә итеп: “Әнием минем белән горурлана. Карарыма каршы килмәде. Мин сине яхшы аңлыйм, диде.  Ул минем өчен олы терәк булып тора. Ялымны да туган авылымда аларга хуҗалык эшләрендә булышып үткәрәм”, - дип җавап бирде Егор.
“Учитель” махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Россия Президенты Владимир Путин указы белән Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Бүген ул лейтенант званиесендә взвод командиры булып хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев