Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй хәрбие “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде

21 июньдә Зәй хәрбие Айрат Габбасов әти-әнисенә шатлыклы хәбәр җиткерде: аңа «Батырлык өчен» медале тапшырылган.

Әлеге югары бүләккә егет махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен лаек булган. Айрат бүгенге көндә яралану сәбәпле, госпитальдә дәвалану уза. 

Ә моңа кадәр 11 июньдә район башлыгы Разиф Кәримов ялга кайткан хәрбиләр белән очрашуда Айратның әти-әнисе   Зөһрә һәм Ринат Габбасовларга хәрби часть командирыннан Рәхмәт хаты тапшырган иде.

Әлеге Рәхмәт хаты Татарстан Респбуликасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә килгән. Анда Айратның махсус хәрби операциядә хәрби бурычын намус белән батырларча үтәве, башка хәрби хезмәткәрләр өчен үрнәк булып торуы турында әйтелә.

Айрат махсус хәрби операциягә контракт буенча  2022 елның ноябрендә китә. Бу вакыт эчендә ул инде дүрт тапкыр яраланган, ләкин һәрвакыт хәрби сафка кайта. Хәзер ул операциягә әзерләнә, әмма  кәефе нәкъ хәрбиләрчә, күтәренке рухта.

"Безнең улыбыз чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтмәсә дә, Ватан сагына басарга карар итте. Безнең бурычыбыз – аңа рухи яктан терәк булу. Без аның белән горурланабыз һәм  исән-сау  җиңү белән кайтуына ышанабыз”, - ди хәрбинең әти-әнисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев