Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете: “Ватан алдында бурычымны үтәргә булдым”

Зәй егете Геннадий чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтмәсә дә, махсус хәрби операция башлангач, читтә калмыйча, Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә карар кылган.

Ул 2024 елның 10 июлендә контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Хәрби зонада “Барс” позывноен йөртә.

-Шулай туры килде, армия хезмәтен үтмәдем. Махсус хәрби операция башлангач, бик күп танышларым анда китте. Минем дә Ватан алдында хәрби бурычымны үтәргә вакыт җитте дип уйладым, аннан соң андагы егетләргә ярдәм итәсем килде, - дип сөйли ул.

“Барс” Покровское юнәлешендә укчы булып хезмәт итә. Минага эләгеп яраланган, аягында бармаклары өзелгән. Хәзер ул реабилитациядән соң туган якта отпускада. Хәрби батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Россия Президенты Владимир Путин Указы белән «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. «Батырлык өчен» медале сугышларда һәм тормыш өчен куркыныч тудырган шартларда дәүләт иминлеген тәэмин итү буенча махсус биремнәрне үтәгәндә күрсәткән батырлык өчен бирелә.

 “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медале белән дә бүләкләнгән егет. Тагын бер дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән, әлегә анысы тапшырылмаган. 

Хәрби алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен көрәшә.  Геннадийга “Батырлык өчен” медале сугышчан иптәшләрен коткарган өчен тапшырылган.

-Икенче тапкыр алгы сызыкка кергәндә сугышчан линиягә 1,5 километрлар калган иде, минометтан ут ачтылар. Беркем дә артка чигенмәде. Ике иптәшем үлде, берсе яраланды. Аларны яу кырыннан алып чыктым. Үзем исән калдым, - ди егет.

Ул үзенең исән калуын Ходайның саклавы ди. Һәр алгы сызыкка керер, һәр бәрелеш алдыннан һәркайсы үз яклаучысыннан ярдәм, үзләрен саклавын сорый икән. 

“Анда син бер мизгелдә үзең өчен дә, хәрби дусларың өчен дә җаваплы булырга мөмкин. Бердәмлекнең, дуслыкның чын көчен аңлыйсың”, - ди “Барс”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев