Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете: “Яшьләрне саклар өчен бардым”
Махсус хәрби операция зонасында ул разведчик булып хезмәт итә. Контракт буенча илебез сагына баскан егет 2024 елның 3 гыйнварында Клещеевка өчен барган бәрелешләрдә яралана.
Бөтен группаларына минометтан аталар. Шунда “Мамонт” та яралана. Һәм исән калу өчен көрәш башлана. Кузгалырга да, селкенергә дә ярамый. Дошман дроннары төн уртасыннан алып иртәнге унга кадәр кыр өстендә тере калганнарны эзләп йөриләр. Үлгәнгә сабышып ята. Дроннар кадрлар ала: әгәр гәүдә төн эчендә торышын үзгәрткән икән, димәк, ул исән. Һәм караңгыда, салкында, канга батып төне буе кыймылдамыйча да ятарга туры килә аңа.

Иртән эвакуацияли алалар. Алга таба - Луганскига санитария авиациясе, аннан Ростовтагы госпиталь. Хәзер озакка сузылган реаблилитация.
Клещеевка өчен барган бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгы өчен, сугышчан иптәшләрен яу кырыннан алып чыккан өчен “Мамонт” IV дәрәҗә Георгий тәресенә лаек була.
Бүгенге көндә хәрби егет туган якта тернәкләндерү курслары уза. Күптән түгел ул район җитәкчелеге белән очрашуга килде. Без форсаттан файдаланып, аның белән әңгәмә кордык.
“Мамонт”ка 45 яшь. Хәрби хезмәтне Санкт-Петербургта элиталы гаскәрләрдә үткән. 2023 елның ноябрендә контракт буенча Ватан сагына баса. Ни өчен шундый карар кабул иттегез, дигән сорауга аның ныклы үз фикере бар.
- Ничек, ни өчен? Мәсәлән, менә туганнан туган энем хәзер армиягә китте. Мин яшьләр анда бармасын дип, анда киттем. Мин инде тормышны күргән кеше, ә ул әле яшь, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев