Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете якташларын Яңа ел бәйрәмнәре белән котлый
“Рыбак” позывноен йөртүче егет зәйлеләргә яхшы таныш.
Ул 6нчы мәктәптә белем алган.
Хәзер ул алгы сызыкта, хәрби бурычын үти. Фронт тормышының кырыс булуына карамастан, “Рыбак” якташларын Яңа ел бәйрәмнәре белән котларга мөмкинлек тапты.
"Кадерле зәйлеләр! Бигрәк тә укытучыларым, дусларым, туганнарым, әлбәттә инде, әнием. Барыгызны да 2026 ел белән чын күңелдән котлыйм. Бу ел һәрберебез өчен тынычлык, ышаныч һәм игелек елы булсын. Сезгә нык сәламәтлек, баш өстендә тыныч күк йөзе һәм һәр йортта иминлек телим. Якыннарыгыз һәрвакыт янәшәгездә булсын. Яңа ел котлы булсын!” - дип егет котлау сүзләрен җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев