Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Иске Зәй егете “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән

“Батырлык өчен” медале аңа пилотсыз очкычлар һөҗүм иткәндә шәхси составның уңышлы ротациясен үткәргән, шәхси состав белән төгәл җитәкчелек итеп, хәрбиләрнең гомерен коткарган һәм техниканы саклап калган өчен бирелгән.

Иске Зәй егете Игорь махсус хәрби операциядә контракт буенча катнаша. Иптәшләре махсус хәрби операция башланып, Ватанны сакларга китә башлагач, егет битараф кала алмый. 2023 елның июлендә ике елга контракт төзи. Хәзер инде әлеге контрактларның вакыты чикләнмәгән. Армия хезмәтен Игорь Киров өлкәсендә химик коралны куркынычсыз саклау һәм юкка чыгару буенча федераль идарә частендә кече сержант званиесендә отделение командиры вазифасында үтә. 

Хәрби зонада егет “Миней” позывноен йөртә. Ул - штурм ротасы старшинасы, бүгенге көндә прапорщик званиесенә тәкъдим ителгән. Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен “Батырлык өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән. 

- Ялга кайткан саен маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булам. Челтәрләр безгә һәрвакыт кирәк. Туган яктан ярдәм, сине туган якта гаиләң генә түгел, ә башкалар да көтү, терәк булу безгә көч бирә. Әлбәттә, җиңү безнең якта булачак! – ди “Миней”.

Без  батырлыклар күрсәтеп, югары дәүләт бүләкләренә лаек булган Зәебезнең шундый егетләре белән горурланабыз! Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев