Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Әхмәт авылы егете лейтенант званиесен алачак

Әхмәт авылы егете Разил хәрби зонада күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен дәүләт бүләге - «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Медальне аңа 12 июньдә - Россия көнендә махсус хәрби операция уздыру зонасында РФ Кораллы көчләренең Генераль штабы башлыгы, армия генералы Валерий Герасимов  шәхсән тапшырган.

Махсус хәрби операция зонасында кимендә ярты ел булган һәм дәүләт бүләкләренә лаек булган хәрбиләргә әзерлек курслары узарга һәм кече лейтенант исемен алырга мөмкинлек бирә торган яңа инициатива кертелде. Разил шуның нигезендә Мәскәүдә тизләтелгән режимда кече командирлар әзерләү программасын тәмамлый. Һәм хәзер ул кече лейтенант званиесен алачак. 

Хәрби зонада егет “Муса” позывноен йөртә. Ул дүртенче контрактын төзеп, махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Армия хезмәтен Свердловск өлкәсендә үткән егет,  хезмәте тәмамлануга, контракт төзеп, Төньяк Кавказда, Чечняда сигез ел хезмәт иткән. Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы көрәштә батырлыгы,  контртеррористик операцияләрдә катнашуы өчен медальләр белән бүләкләнгән. 

Төньяк Кавказда хезмәте төгәлләнгәч, туган авылында ветеринар, Чиләбе һәм Түбән Камада альпинист булып хезмәт куя. 

2023 елда “Муса” дүртенче контрактын төзеп,  махсус хәрби операциягә китә. Хәрби зонада взвод командиры урынбасары булып хезмәт итә. 

“Хәрби тәҗрибәм булгач, ил өчен авыр вакытта читтә кала алмадым. Үзебезнең егетләргә терәк буласым, аларга ярдәм итәсем килде,” – ди “Муса”.

Аңа сугышчан иптәшләрен яу кырыннан күп тапкырлар алып чыгарга туры килгән. Бу батырлыгы өчен «Үлемнән коткарган өчен» медале белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән. Бу аның сугышчан иптәшләре хакына үз-үзен куркыныч астына куйган бик күп очракларның берсе генә. Шулай ук күрсәткән батырлыклары өчен “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медаленә лаек булган.

Бу көннәрдә хәрби егет туган якка кыска вакытлы ялга кайтты. Әтисенә хуҗалык эшләрендә булыша. Туган авылы өчен борчыла ул. Авылдагы мәчетне төзекләндерәсе иде, ди. Шулай ук “Муса” гуманитар ярдәм күрсәтүче якташларына рәхмәт әйтә.

-Маскировка челтәрләре безгә гел кирәк. Ә тиз пешә торган ашлар безгә өй ашы тәмен бирә. Үзең белән волонтерлар каклаган итне хәрби заданиега алу көч бирә. Рәхмәт бу игелекле эшкә алынучыларга, - ди “Муса”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев