Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Айдарның әтисе: «Мин көчле рухлы ул үстерүем белән горурланам»

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, ике улына да повестка килә Равис Юнысовның.

Үзе дә кайчандыр армия хезмәтенә Әфганстанга эләгеп, икетуган абыйсы да шунда хезмәт иткәч, аны закон буенча туганнардан бер генә кеше “кайнар нокта”да хезмәт итәргә тиеш дип, Әфган җиреннән чыгаралар. Уллары язмышы өчен борчылган, аларны ялгызы аякка бастырган әти кеше хәрби комиссариатка барып, хәлне аңлата. Абыйлы-энеле Рөстәм белән Айдар сөйләшеп, кечесе Айдар махсус хәрби операциягә мин китәргә тиеш, дип ныклы карарын әйтә. Чөнки бу вакытта Рөстәм әле өйләнгән генә була.  

Айдар яшь булса да, хәрби хезмәтендә кече лейтенант дәрәҗәсенә, орден-медальләргә лаек була. Кызганыч, лачын кебек кыю егетнең гомере 30 яше тулырга бер ай кала, хәрби бурычын үтәгәндә батырларча өзелә.

Без бу көннәрдә Юнысовларда булып, әтисе Равис белән Айдар турында якты истәлекләрне барладык. 

Стенадагы фотосурәтләрдә хәрби киемнән яшь егет елмаеп карап тора. Аның тормышы шулай бик иртә өзелүенә күңел ышанмый... Равис абый йөрәгендәге яраларга кагылу авыр булса да, безнең белән сөйләшергә ризалыгын бирде.

Айдар 2нче мәктәптә белем алган, әтисе кебек эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. Кулына диплом алган егет Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә теләп, повестка сорап, хәрби комиссариатка үзе килә. Армия хезмәтен Рязань өлкәсендә үти, аның хәрби вазифасына Кырымны су белән тәэмин итү дә керә. 

-Мин лаеклы ялга чыкканчы Себергә йөреп, эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Улым армиядән кайткач, аңа да минем белән эшләргә тәкъдим иттем. Ул башта монтажчы булып эшләде, аннан эретеп ябыштыручы. Тырыш, аралашучан, ярдәмчел егет булып үсте, бокс белән мавыкты, - дип искә ала әти кеше, күз яшьләрен сөртеп. 

Әтисе улын яшьтән хезмәт сөяргә, мөстәкыйль булырга өйрәтеп үстерә, бергә балыкка йөри торган булалар.

Махсус хәрби операциядә Айдар Донецк юнәлешендә разведчик булып хезмәт итә. Яраланырга да туры килә. Тернәкләнүгә, яңадан хәрби бурычын үтәргә керешә. Тизләтелгән курслар үтеп, кече лейтенант дәрәҗәсен ала. 

Айдар яу кырында командирын  үлемнән коткара. Хәрби бурычларын үтәргә барганда пилотсыз очкыч очып килә, алар качып өлгерә алалар. Ә командирлары бу вакытта рациядән сөйләшкән вакыт була. Ул яралана, аннан икенче беспилотник аңа таба очып килә башлый. Айдар аны бәреп төшерергә өлгерә. Бу каһарманлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.      

Егет хәрби зонада күрсәткән батырлыгы өчен тагын Суворов, “Хәрби разведкадагы хезмәт өчен”, “Хәрби аерымлыклары өөчен” медальләре, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденының медале белән бүләкләнгән. 

Айдар хәрби зонадан өч мәртәбә туган якка ялга кайта. Соңгы кайтуы 2024 елның көзендә була.

-Айдар үзенең соңгы тапкыр кайтуын сизгән кебек тоелды миңа. 2025 елның 22 мартында без аның белән телефон аша сөйләштек. “Әти, минем белән барысы да яхшы”, диде. Ә икенче көнне – 23 мартта алар өчәү – кече лейтенант, командир, өлкән сержант хәрби бурычларын үтәргә кереп китә. Квадрокоптердан бәрәләр аларны. Улым башта исән була әле, ул күп кан югалтудан һәлак булган, - дип сөйли Равис абый, күз яшьләрен йотып.

Айдар Юнысов Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде. 

 Бик сагына улын Равис абый. “Төшемә дә керми бит”, - ди.

Әтисе газиз улының орден-медальләрен, хәрби зонадан сугышчан дуслары җибәргән сәгате, телефонын, шәхси әйберләрен кадерле ядкарь итеп, улының якты истәлеге итеп саклый. 

Айдар Юнысовны 2025 елның 3 апрелендә Зәйдә соңгы юлга озаттылар.  

Зәйлеләр хәтерендә ул  мәңге яшь күңелле һәм елмаеп торучы егет,  яхшы кеше булып калачак. Ул - үсеп килүче буын, яшьтәшләре өчен намус һәм батырлык үрнәге. Чын сугышчы һәм ир-егет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев