Якты Күл мәктәбендә үзенчәлекле батырлык дәресе узды — аның кунагы махсус хәрби операция ветераны, Батырлык ордены кавалеры Айдар Сайфетдинов булды.
Очрашуга аның белән бергә тормыш иптәше Мария дә килде — ул үзе дә элек шушы мәктәптә укыган.
Айдар 2022 елның декабрендә мобилизацияләнгән. Кахов юнәлешендә ул взвод командиры булып хезмәт итә һәм үзен көчле һәм ышанычлы җитәкче итеп күрсәтә. Күрсәткән батырлыгы өчен Айдар Сайфетдинов Россия Федерациясенең югары дәүләт бүләге - Батырлык ордены белән бүләкләнгән. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале һәм «Хәрби батырлык өчен» медале дә аның күкрәген бизи.
2024 елның җәендә сугышчы мина шартлау нәтиҗәсендә авыр җәрәхәт ала һәм ике аягын да югалта. Ләкин бу фаҗига аны сындырмаган. Катлаулы реабилитация курсын үтеп, Айдар - актив тормышка кире кайтып кына калмыйча, «Батырлар. Татарстан геройлары» республика остазлык программасының финалисты да. Аның юлы — рух ныклыгының теләсә нинди сынаулардан да мөһимрәк булуына ачык мисал.
Мәктәп укучылары өчен бу очрашу гади тарих дәресе генә түгел, ә батырлык, җаваплылык һәм, нинди генә хәл булмасын, алга бару сәләте турында җанлы әңгәмә булды.
Нет комментариев