Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операция ветераны Динар Баширов: яшьлек һәм батырлык тарихы

Зәй егете Динар Бәширов чакырылыш буенча хәрби хезмәте тәмамланырга өч ай кала, контракт буенча хезмәтне сайлап, махсус хәрби операциягә китәргә карар кыла.

Динарга 24 яшь. Яшь булуына карамастан, егет күпне күргән һәм кичергән. 

Ул Аксубай районында туган. Малайга 8 яшь булганда әти-әнисе Сәвәләйдән йорт алып, бирегә яшәргә күченә. Сәвәләй мәктәбендә тугыз класс белем алган егет Зәй политехник көллиятендә трактор-машинист һөнәрен үзләштерә. 18 яше тулуга хәрби хезмәткә китә. Хезмәтен район шефлыгында булган Әстерхан өлкәсенең Капустин Яр ракета полигонында үтә. 2022 елның 24 февралендә махсус хәрби операция башлангач та Динар контракт буенча буенча хезмәтне сайларга тели.

-2022 елның августында безгә контракт буенча хезмәтне сайларга була дип хәбәр иттеләр. Мин күп уйлап тормадым, авыр вакытта илебезгә ярдәм итү теләге белән шул ук көнне иртәнге аштан соң контракт төзедем. Бу вакытта армия хезмәтем тәмамланырга өч ай калган иде. Без яшьләр дә Ватаныбызны сакламагач, кем якласын! Әфганстан, чечен сугышларында да яшь егетләр катнашкан бит, - дип сөйли Динар.

Сентябрь аенда ул каты  яралана. Башта Белгород госпиталендә дәвалана. Аннан Мәскәүгә күчерәләр. Озакка сузылган реабилитация уза. Хәзер аны хәрби хезмәттән азат иткәннәр. Яу кырында күрсәткән каһарманлыгы өчен егет “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. 

Динарга “Ватанны саклаучылар” фондының Зәй филиалы социаль координаторы Наталья Зиннурова тиешле ярдәм күрсәтүдә булышлык иткән. Социаль координаторга Динар эштән хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң ук мөрәҗәгать иткән. Наталья Зиннурова ярдәме белән СВО ветераны яраланган өчен 1 млн сум күләмендә түләү алган. Моннан тыш, Томскидагы «Ключи» үзәгендә тернәкләндерү курсы узган.

"Динар – бик актив һәм ярдәмчел ветеран. Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Һәм балалар белән очрашуларга бик теләп йөри", - ди социаль координатор Наталья Зиннурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев