Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус операциядә һәлак булган хәрби анасы: “Улым илем, дип башын салды”

Улы ил иминлеге өчен гомерен биргән ана кичерешләре.

Махсус хәрби операциядә  гомере өзелгән, һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Зәй егете Руслан Егоровны танышлары гаделлекне яратучы, курку белмәс егет иде,  дип искә ала. 

Руслан Зәй шәһәрендә дөньяга килә. 4нче мәктәптә белем ала, аннан соң СПТУ-60та эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. 

 “Кечкенәдән эшкә батыр булды ул, көрәш белән мавыкты. Ярышларда җиңү яулап алган грамоталарын кулына кат-кат алып горурланып карый иде. Тарих белән кызыксынды, аеруча борынгы тарихны яратты. Блокнотына кайчан кайда нинди сугыш булганын, кем җиңгәнен язып бара иде”, – дип күз яшьләре аша сөйли улы турында әнисе Галина Алексеевна.

 

Аягында травма булу сәбәпле, Руслан армия хезмәтен үтми. Әмма 2014 елда Донбасста чолганышлар башлангач, егет ирекле булып Донбассны сакларга китә. Биредә өч ел гранометчик булып хезмәт итә. 

“2022 елда махсус хәрби операция башлангач, Руслан тагын читтә кала алмады. Берничә тапкыр хәрби комиссариатка барып кайтты. Ул андагы хәлләрнең барысын да белә иде. Бандеровчылар алар кеше түгел, бик каты бәгырьлеләр, дип сөйли иде”, – ди Галина Алексеевна. 

Руслан 2024 елның 16 гыйнварында контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Әнисенең каршы килүенә карамастан карары ныклы була егетнең:

– Мин бит ир-егет, Ватанымны сакларга, анда барырга, Ватаным алдында бурычымны үтәргә тиеш, – ди әнисенә. 
Ә Казанда республика хәрби комиссариатында эшләүчеләр егетнең Донбасс хәрби билеты булуын күреп шаккаталар.
Вакыты булганда егет якыннарына шалтырата торган була. Кич ятса да, иртән торса да, ананың уенда да, телендә дә бары бер кеше – улы Русланы. Галина ханым улының элемтәгә чыгуын һәр минут саен көтеп яши. Әнисе белән соңгы сөйләшүе 30 апрельдә була. Бу вакытта Галина Алексеевнаның дәваханәдә дәваланган чагы була.

– Миңа система куйганнар иде. Руслан шалтыратты. Әни, тавышыңны ишетәсем килә, трубканы куйма, диде. Ләкин безнең сөйләшү шунда өзелде, – дип искә ала Галина апа.

Акылы белән яхшыга өметләнгән ана, күңеле белән  ниндидер хәвеф булачагын сизә. Ана йөрәге барысын да сизә, диләр бит. Икенче көнне дәваханәдә Галина апаны табиб бүлмәсенә чакырып алалар. Хакимият органнарыннан килгән кешене күргәч ул шунда ук барысына да төшенә. “Бер сүз дә әйтмәгез, мин барысын да аңладым”, – дип сыгылып төшә газиз улын югалткан ана. 

Русланга 2024 елның 19 маенда 49 яшь тулган булыр иде. Әмма ул 1 майда махсус хәрби операциядә фидакарьлек һәм кыюлык үрнәге күрсәтеп, батырларча һәлак була. Һәлак булганнан соң, Россия Президенты Указы нигезендә Батырлык ордены белән бүләкләнде.

– Елларыбыз тыныч булсын. Бер ата-анага да мондый ачы хәсрәт күрергә язмасын, – ди Галина Алексеевна.

Әни кешегә бу авыр хәсрәтне кичәргә бары тик Руслан турындагы истәлекләр генә азрак җиңеллек бирә.Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы мәңгелек бит. Ул район җитәкчелегенә, ярдәм күрсәткән, бу авыр көндә янында булган һәр кешегә рәхмәт сүзләрен әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев