Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Кыю туганы турында укучыбыз язмасы: Батырлык кылырга ашыгыгыз

Тыныч тормышта яшәр өчен көрәшергә кирәк. Ә көрәш батыр булуны сорый. Шулай итеп, җир шары бүгенге көндә безнең батырлыкка мохтаҗ.

Минем икетуган абыем Владислав Кузьмин да – әнә шундый кыю йөрәкле ватанпәрвәрләрнең берсе.  

Россия  Президенты Владимир Путин 2022 елның 24 февралендә махсус хәрби операция башлануы турында игълан итте.  2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация игълан ителде. Безнең батыр егетләребез Ватаныбызны дошманнардан сакларга киттеләр. Минем абыем да әлеге көрәшкә беренчеләрдән булып күтәрелде, ул мобилизация белән махсус хәрби операциягә алынды. Ул – заманыбызның чын батыры. Элек-электән Ватанга хезмәт итү саваплы гамәлләрдән саналган. Дөньяга караш, рухи кыйммәтләр үзгәрсә дә, Ватанны саклау төшенчәсе үзгәрешсез кала. Шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Минем абыем  шундый фикердә.


 

Абыем Владислав Валерьевич 1993 елның 23 декабрендә Зәй шәһәрендә туа. Балачактан ук тыйнак, акыллы, җитди малай булып үсә. Зәй шәһәренең 2нче мәктәбендә тырышып укый. Спортны үз иткән тырыш егет район, республикакүләмендә үткәрелгән бер генә волейбол, баскетбол  ярышларыннан да читтә калмый. Аның бу юнәлештәге уңышлары  грамоталар һәм медальләр белән бәяләнгән.

2014-2015 елларда армия сафына алынып, Рязань шәһәрендә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә.

– Армиядә хезмәт итү егет кешегә бик мөһим дип саный абыем. Анда кеше ныгып, авырлыкларга бирешмәскә өйрәнеп, ныклы ихтыярлы булып кайта. Әтием дә, дәү әтием, бабаларым да хезмәт иткәннәр. Чын ир-егет үз Ватанын сакларга бурычлы, – ди ул.

– Улыбызның Ватан алдындагы изге бурычын намуслы үтәве белән чиксез горурланабыз. Кыюлык, батырлык – болар иң изге төшенчәләр булып санала. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы саналган, – ди абыемның  әнисе.

Бүгенге көндә районы-бызның лачындай егетләре илебез азатлыгын саклый. Без аларның туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтуларын, әти-әниләрен, якыннарын яхшы хәбәрләр белән генә сөендерүләрен телибез.

Ә әлегә абыема уңышлар, уяулык, ныклы ихтыяр көче, сәламәтлек, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын теләп калам.

Шулай итеп, батырлык өчен мөмкинлек һәр кешенең тормышында да бар. Ләкин батырлык очраклы рәвештә эшләнми. Аңа беренче карашка әһәмиятсез булып күренгән гамәлләр аша, вакыт-вакыт иң авыр сынау булып киткән көндәлек тормыш аша киләләр. 

Кристина Абрамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев