Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Кыю егет яуда да, тыныч тормышта да сынатмый

Сармашбаш егете, махсус хәрби операция ветераны Алмаз Гәрәев үз эшенә кайтты.

Сармашбаш авылы егете Алмаз Гәрәев 2022 елның көзендә өлешчә мобилизация буенча беренче төркемдә үк махсус хәрби операциягә китә. 
Егет армия хезмәтен Хабаровскида мотоукчылар гаскәрләрендә үткән. Беренчеләрдән булып махсус хәрби операциягә хәрби тәҗрибәсе булган, көчле, кыю егетләр алынды да инде. 
Алмаз хәрби бурычын Луганск һәм Донецк юнәлешләрендә кече сержант званиесендә укчы буларак үти, ике тапкыр яралана.


– Баштарак авыр булды. Яңгырлар, салкыннар, урнашу… Окоплар казыдык, яңа шартларга күнектек, – дип искә ала ул.


 Егет анда якыннары белән аралашуның сирәк минутлары аеруча истә калуын ассызыклый.


– Иң шатлыклы мизгелләр якыннарыбызга безнең исән-сау икәнлегебезне хәбәр итү булды. Элемтә бөтенләй юк диярлек, әнигә исәнлегебезне җиткерер өчен хәтта офицерлар аша чыгарга туры килде, – ди ул.


Алмаз беренче мәртәбә 2023 елда яралана.  Луганскида миномет утына эләгә. Берничә ай реабилитациядән соң ул яңадан хезмәтенә кайта. 
Икенче мәртәбә 2024 елның гыйнварында Донецк юнәлешендә Авдеевка өчен барган сугышларда авыр яралана.


 – Камикадзе һөҗүм итте. Уң як нык зыян күрде, – ди Алмаз.


Шуннан соң Алмазны Россиягә эвакуациялиләр. Озакка сузылган дәвалану... 2024 елда егетне сәламәтлеге торышы буенча хәрби хезмәттән азат итәләр.
Алмаз Гәрәев хәрби зонада күрсәткән батырлыгы өчен Суворов медале белән бүләкләнгән. Бөек Җиңү көне алдыннан Алмазга тагын бер зур лаеклы бүләк – “Батырлык өчен” медале тапшырылды. Медальне район башлыгы Разиф Кәримов тапшырып, егеткә антына, хәрби бурычына һәм Россиягә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Алмаз Гәрәев әкренләп тыныч тормышка  кайта. Мобилизациягә кадәр ул «Түбән Кама җылылык монтажлау» оешмасында эшләгән. Эш бирүче аның хезмәт урынын саклап калган. Элегрәк ул огнеупорщик булып эшләгән, ә махсус хәрби операциядән кайткач аны механик вазифасына күчергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев