Курку белмәс яшь егет – Ватан сагында
Махсус хәрби операциядә контракт нигезендә хезмәт итүче Иске Зәй егете Нияз туган якка ялга кайткач, мөмкинлектән файдаланып, аның белән якыннан аралаштык.
Ниязга 22 яшь. 1нче мәктәпне тәмамлагач, Зәй политехника көллиятендә һөнәри белем ала. Кулына диплом алган егет армия сафларына китә.
“Мәскәүдә дүрт ай хезмәт иттем, аннан махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзедем. Безне башта – Кырымга, аннан Херсон өлкәсенә күчерделәр. Биредә бер ел инде артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итәм”, – дип сөйләде Нияз.
Хәрби егет әйтүенчә, аларның көндәлек хезмәтендә кызыклы нәрсәләр аз, әмма “эшләре” бик мөһим.
Аларның частьларына хәрби бурычларны үтәү генә түгел, ә җирле халыкка ярдәм итү дә йөкләнгән. Җирле халыкны еш кына су, азык-төлек белән тәэмин итәргә туры килә, бигрәк тә ут һәм элемтә булмаганда.
– Икешәр атна су, элемтә булмаган очраклар да була. Мондый вакытта аларга без ярдәмгә киләбез. Алар безгә карата яхшы мөгамәләдә, – ди егет.
Егет хәрби зонада “Яша” позывноен йөртә. Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен бүләкләнүгә тәкъдим ителгән.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев