Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Корыч кебек ныклы холыклы, максатчан егет

Руслан Фәйзерахманов мобилизация башлангач хәрби комиссариатка үзе повестка сорап бара.

Руслан Яңа Уренгойда туган. Егетнең әтисе Зәйдән. Русланга 30 яшь булганда алар Зәйгә күченеп кайталар.

Зәйдә Руслан өйләнә, вахта алымы белән Себергә йөреп эшли. Армия хезмәтен аерым билгеләнештәге гаскәрләрдә үткән егет мобилизация башлангач читтә кала алмый. Ул хәрби комиссариатка үзе повестка артыннан бара.

– Хәрби комиссариатта документларымны озак таба алмадылар әле. Шул рәвешле, миңа аларга үзем турында искә төшерергә дә туры килде, – ди, елмаеп, Руслан.

Бу  махсус хәрби операция башыннан ук уйланылган ныклы карар була. Руслан үзен физик һәм рухи яктан бәяләп,  Ватаныбыз сагында торучы егетләргә ярдәм итәргә кирәк дип уйлый.

2022 елның октябрендә ул махсус хәрби операциягә китә. 

«Казанда хәрби өйрәнүләр вакытында разведкадан егетләрне күрдем. Алар минем чакырылыш буенча кайда хезмәт иткәнемне белгәч, шундук үзләренә чакырдылар. Мин, әлбәттә, ризалаштым», – ди Руслан.

Хәрби зонада разведчик-наводчик булып хезмәт итә. 2022 елның декабрь ахырында махсус хәрби операция зонасына юл тоталар. Көньяк Донецк юнәлешендә хезмәт итә. 2023 елның 24 гыйнварында Угледарга беренче штурмга керә. 25 гыйнварда мина кыйпылчыгы эләгеп, сул аягының үкчәсе яралана. Реабилитациядән соң 2023 елның июлендә үз бүлекчәсенә кайтып, хезмәтен дәвам итә.  “Эше” алгы сызыкта һәм штаттан тыш хәлләрдә мәгълүмат җыюдан, опор-
никларда торучы хәрбиләргә ярдәм итүдән гыйбарәт була. 2023 елның декабрендә Руслан Фәйзерахмановны пилотсыз очу аппаратлары каршылык төркеменең өлкән хәрбие итеп билгелиләр.  

Хәрби зонада ул “Шуга” позывноен йөртә. Позывное да  туган ягы Себер белән бәйле. Төньякта елгалардагы беренче бозны “шуга” дип атыйлар.

2024 елның августында сәламәтлеге буенча хәрби бурычын тулысынча үтәү кыенлашкач, егет госпитальгә мөрәҗәгать итә. Аның ярты ел элек  бот сөяге башы сынган булып чыга. Шул сынган аягы белән батыр егет алты ай хәрби биремнәрне үти.  Хәрби-табиблар комиссиясе узгач, 2024 елның 1 ноябрендә Русланны хәрби хезмәттән сәламәтлеге буенча азат итәләр.  Ул – хәрби хәрәкәтләр ветераны. Хәрби зонада күрсәткән батырлыгы өчен  “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “Хәрби разведкада хезмәт өчен” медальләренә лаек булган.

Руслан хәзер тернәкләндерү процессы уза. 

“Таяк ярдәмендә хәрәкәт итәм әлегә. Бер кибеткә сатучы булып эшкә кердем. Мине эшкә алган кибет хуҗасына рәхмәт.  Хыялым – таякларсыз йөреп, элекке эшемә кайту – Себергә йөреп эшләү”, – ди Руслан. 

“Ватанны саклаучылар” фондының Зәй районы социаль координаторы Наталья Зиннурова Руслан белән тыгыз элемтәдә тора.  Егет тернәкләндерү узуда, тыныч тормышка кайтып тулы канлы тормыш белән яшәүдә аңа әти-әнисе, Наталья Зиннурова ярдәм итүен, аларга рәхмәтле булуын белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев