Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Контракт буенча хезмәт – кыю йөрәклеләр өчен

Зәй егете Николай 2023 елның апрелендә контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткән.

Аның махсус хәрби операция зонасына китү сәбәбе – ватанпәрвәрлек. 51 яшьлек ир-ат чакырылыш буенча хәрби хезмәтне узмаса да, контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдергән. Хәрби зонада Херсон юнәлешендә машина йөртүче-механик булып хезмәт итә. 

-“Безнең бурычыбыз -  егетләрне ягулык, посылкалар белән тәэмин итү, шулай ук яр буйларын саклау”, - ди Николай.

Шушы көннәрдә ул туган якка кыска вакытлы ялда булып китте. Ялга кайтканда Николай һәрвакыт очрашуларда катнаша, фронтка маскировка челтәрләре үрүчеләр янында була. 

-Мин һәрвакыт туган шәһәремә ялга кайткач, маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булам. Маскировка челтәрләре безгә анда һәрвакыт кирәк. Алар безне саклыйлар, өстәвенә тиз тузалар, яналар. Бик зур рәхмәт сезгә безне үз улларыгыздай кайгыртуыгыз, игелекле йөрәгегез өчен. Зәйлеләр үргән челтәрләр ышанычлы, ныклы, — ди ул.

Хәрби зонада ул «Кощей» позывноен йөртә. Кием-салым, туклану — барысы да тәртиптә булуын белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев