Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Көчле рух һәм бурычка тугрылык: Сәрәпәле авылыннан өлкән сержант тарихы

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашкан-аралашкан саен аларның ныклыгына, көчле рухлы булуына сокланам. Нинди батыр, курку белмәс егетләребез бар безнең!

Илебез иң авыр вакытларда батырлык һәм кыюлык күрсәткән геройлары белән һәрвакыт горурлана. Бүген безнең махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләребез бу данлы традицияне дәвам итәләр, үзләренең хәрби бурычларын югары дәрәҗәдә җаваплылык һәм тугрылык белән үтиләр. 

Сәрәпәле авылы егете Эдуард та - шундый каһарманнарыбызның берсе. Ул 2022 елдан мобилизация буенча махсус хәрби операциядә  катнаша. 

Мобилизациягә кадәр Эдуард «СМП Нефтегаз» компаниясендә хезмәт иткән –җир асты скважиналарын ремонтлау белән шөгыльләнгән. Сабырлык, төгәллек һәм җаваплылык таләп итә торган хезмәт бу. Әлеге сыйфатлар аңа алга таба яңа - күпкә кырысрак өлкәдә  кирәк була.

“2022 елның көзендә өлешчә мобилизация башлангач, күңелем белән миңа да повестка киләчәген сиздем. Моңа әзер идем.  Вахтага чыккан көнне туганыбыз Константин Кузнецов миңа да, аңа да повестка килүен хәбәр итте.  Ике дә уйлап та тормыйча, бу хакта җитәкчелеккә хәбәр иттем дә повестканы алу өчен өйгә кайтып киттем. Мондый борылышка мораль яктан әзер идем инде”,-  ди ул.

Армия хезмәтен  Оренбург өлкәсендә артиллерия гаскәрләрендә үткән егет ул вакытта ук дисциплина һәм үзара ярдәмләшү теләсә нинди шартларда да иң мөһиме булуын үзләштерә. Бу дәресләр аңа махсус хәрби операция зонасында зур ярдәм була.

Хезмәтен Работино юнәлешендә башлый. Алгы сызыкта ул төрле бурычларны үти: башта территориаль оборона подразделениеләрендә, аннан пехотада була. Яралы сугышчан иптәшләрен сугыш кырыннан күп тапкырлар алып чыгарга туры килә: монда инде исәп секундларга бара.

Константин белән алар бер ел бергә хезмәт итәләр. Аннан аларны төрле частьларга җибәрәләр. 

-Константинның һәлак булуы турында хәбәрне ишетүе бик авыр булды. Алгы сызыкта без берничә көн телефонсыз булдык. Чыккач, телефонымда туганнар төркемендә, Костяның үлүе турында хәбәрне укыдым. Бу - минем өчен зур югалту.  Ул бик гадел, яхшы кеше иде, - дип дустын искә алды Эдуард.

Ул хәрби зонада “Киллер” позывноен йөртә. Ике мәртәбә яраланган. Соңгысында контузия алган, хәзер туган якта реабилитация үтә.

-Мин безгә булышучыларга бик рәхмәтле. Анда маскировка челтәрләре бик күп кирәк. Тиз әзерләнә торган ашлар бик тәмле һәм пешерергә бик уңайлы. Миңа эш урыным  “СМП Нефтегаз”дан УАЗ машинасы җибәрделәр. Әнием дә, хатынымның әнисе дә маскировка челтәрләре үрергә йөри. Барысына да бик зур рәхмәт. Әлбәттә, Җиңү безнең якта булачак! Тик аның өчен әле күп көч куярга кирәк, - ди “Киллер”.

Авыр вакытларда аңа гаиләсе, Ходайга ышануы  көч бирүен әйтә ул. 

Күрсәткән батырлыгы өчен өлкән сержант II дәрәҗә «Кыюлык өчен» дәүләт бүләгенә, шулай ук II дәрәҗә «Батырлык өчен» һәм “Махсус хәрби операциядә катаншучыга” медальләренә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев