Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Кече Ватан, гаилә хакына көрәш юлында

“Азот” позывнойлы Пусташит авылы егете бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтты.

Ул илгә куркыныч янаган вакытта, мин читтә калырга тиеш түгел дип уйлап, ныклы карарга килеп, 2024 елда РФ Оборона министрлыгы белән хәрби контракт төзи. 

“Ил сагына басарга уйласаң, иң беренче сәламәтлек торышыңны карарга кирәк һәм, икенчедән, ныклап, үлчәп яу кырына китү карарын хәл итү мөһим. Син төрле шартларга да, алда ни буласына да рухи яктан әзер булырга тиеш”, – ди “Азот”.

Ул инде 50 яшен тутыруга карамастан ныклап уйлагач кына, гаиләсе белән бу хакта сөйләшеп хәрби була. Моңа кадәр

КАМАЗ заводында эшләгән ир-егет – инде хезмәт белән ныклы чыныгу алган, үз тормышын анык бәяләүче тәҗрибә туплаган кеше. 

Контракт белән хәрби хезмәткә керешкәч тә ике ай үтүгә, аның алдына җитди яу сынавы килеп баса. Аңа «кайнар нокта»га кереп, бик мөһим хәрби бурычны үтәү йөкләнә. 

“Безгә ул йөкләмәне үтәгәнче, яу кырыннан чыга алмау ихтималы булуын да искәрттеләр. Кем әзер бу җитди сынауга дигәч тә, мин илебезнең куркыныч астында булуы  турында уйлап, йөкләмәне үтәргә ризалаштым.  Ходай саклады – исән чыктым. Һәм шуның өчен миңа туган якка кайтып килергә ял бирделәр. Бу фидакарьлек күрсәткән өчен зур бүләк булды”, – дип искә ала ул беренче яу кыры сынаулары турында. 

Ә икенче кабат үлем белән күзгә-күз очрашуы тагын «кайнар нокта»га кергәч була. Бөтен тарафтан пулялар яңгыры оча, аларга артка чигенергә ярамый, бары алга барырга кирәк. “Азот” анда ашамаган, бер тамчы суга тилмергән килеш дошманга каршы көрәшә.

“Сусызлыктан хәл бөтенләй калмады. Бер агач төбендә бераз хәл җыюга, бөтен көчемне туплап алга ыргылдым. Шунда үзебезнекеләр дроннар ярдәмендә яу кырына шешәләр белән су ташладылар, ул суның тәмен әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел иде. Бөтен белгән догаларны укып, Аллаһы Тәгаләдән исәнлек сорадым. Без дошманга каршы нык торып, тиешле позицияне яуладык”, – дип сөйли батыр ир. 

“Азот” туган илен, кече Ватанын яклау, ике баласы, гаиләсе,  аларның имин тормышы хакына төрле авыр шартларга да түзү мөмкин, ди.

Түземлек бирсен Ходай үзегезгә, исән-имин күрешергә язсын якыннарыгыз белән, кадерле ир-егетләребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев