Каләме белән җиңүгә өлеш керткән
Сез рәссам Дмитрий Красильниковны беләсезме? Ә бит ул – ТАССР сәнгатендә сизелерлек эз калдырган якташ.
Күп еллар аның лаеклы исеме онытылып торды кебек. 2018 елда «Хәзинә» галереясында Дмитрий Красильниковның беренче персональ күргәзмәсе ачылды. Бу, билгеле, зур ачыш булды.
Дмитрий Николаевич1903 елда Уфа губернасы Минзәлә өязенең (элекке Зәй районы) Урта Пәнәче авылында Красильниковлар гаиләсендә туа. Ул шул чор өчен дәрәҗәле саналган һөнәри белем ала. 1922 елда Пермь сәнгать, 1923–1926 елларда Казан архитектура-сәнгать остаханәләрендә эшли, 1927–1930 елларда югары сәнгать-техник институтының полиграфия факультетында укый.
Казанда укыганда «Авыл яшьләре», «Азат хатын», «Безнең юл» басмалары белән хезмәттәшлек итә, татар нәшрияты өчен китапларга рәсем ясый. Аның рәсемнәре чынбарлыктагыча, лирикалы, график фактуралы булуы белән аерылып тора.
Дмитрий Красильников Мәскәүдә укыганда башкаланың «Яшь гвардия», СССР халкының үзәк басмасы һ.б.лар белән хезмәттәшлек итә. Ул татар басмаларыннан «Коммунист» газетасы, «Ударниклар» һәм «Октябрь баласы» журналларында эшли һәм Муса Җәлил белән дуслаша. Рус телендә басылган «Прожектор», «Смена», «Пионер» һәм башка басмаларда аның иллюстрация һәм карикатуралары әйдәп баручы совет графикасы осталары рәсемнәре белән бергә басыла.
Дмитрий Красильников плакат, рәсем ясау һәм башкаларга хирыс була. Эшләрен совет сәнгатенең эре һәм чит ил күргәзмәләрендә тәкъдим итә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка алына. Сугышта яралангач, белорус партизан редакциясендә газета чыгару эшенә күчерелә. Аның дошманга каршы сурәтләнгән рәсемнәре әлеге газетада урын ала. Шул рәвешле якташ каләме белән җиңүгә үз өлешен кертә.
Сугыштан соң ул Минскида «Вожык» сатира журналында эшләп кала һәм белорус сатира графика үсешенә зур өлеш кертә.
Дмитрий Красильников гомеренең соңгы көннәрен биредә уздыра һәм 1951 елда бакыйлыкка күчә.
Дмитрий Красильников эшләре ТР Дәүләт сынлы сәнгате музеенда, Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә, рәссам гаиләсе архивында саклана. Гаилә архивын рәссамның кызы кадерле ядкарь итеп саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев