Югары Пәнәче хәрбие: «Әниләрнең ышанычы көч бирә»
Югары Пәнәче авылыннан Рәмзия Исмәгыйлеваның бу көннәрдә моңсу көннәрен хәрби операция зонасыннан ялга кайткан улы – Фәнисе бизәде.
Әмма ана йөрәге яу кырында ятып калган кече улы – Әнәсе өчен яна. Яралары бик тирән шул..
Көчле ханым ул Рәмзия апа. Әллә нинди сыкраулары, борчулары булса да, сиздермәскә тырыша. Хуҗалыгын да алып бара, бакчасында әллә ничә төрдә матур чәчәкләр дә үстерә. Өе дә, ихатасы да ялт иткән. Эшләп яшәргә өйрәнгән ханым сагыш-сагынуларын да эш белән баса. Улларын сагынганда җыр суза. Елыйсы килгәндә дә елмаерга өйрәнгән әни кеше сер бирми. Бөркеттәй егетләр үстергән әниләр шундый инде алар!
Исмәгыйлевлар гаиләсендә ике ул үскән. Аралары ике яшь аермасы гына.
Икесе дә 2023 елда махсус хәрби операциягә контракт төзеп китә. Башта язын Фәнис китә, аннан Әнәс: “Әни, мин дә барам!” – ди. Бу аларның ныклы карары була. Ана кеше йөрәге сыкраса да, каршы килми.
– Әтием дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. Аягын өздереп кайтты сугыштан. Гомере буе аягында снаряд кыйпылчыгы белән яшәде, – ди Рәмзия апа.
Рәмзия апа аш-суга бик оста. Ялга кайткан улын тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйларга тырыша. Әнисе пешергән гөбәдияне Фәнисе аеруча ярата. Чөнки туган яктан читтә хәрби хезмәт үтүчеләр өй ризыкларын сагынып кайта.
Фәнис хәрби зонада “Шаман” позывноен йөртә. Ул диңгез пехотасында хезмәт итә. Башта Запорожье өлкәсендә Работинода хәрби бурычын үти. Анда оборонаны тоталар. Аннан Херсон өлкәсенә күчерәләр. Биредә аларның бурычлары дошманның безнең ярга үтеп керүенә юл куймау була.
– Днепр буенда позициядә тордык. Аннан Донецк юнәлешендә хәрби бурычыбызны үтәүне дәвам иттек. Дошман Курск өлкәсенә бәреп кергәч, безне инде Курскка күчерделәр, – дип сөйли Фәнис.
Хәрби батырлыгы өчен ул Жуков, “Махсус хәрби операциядә катнашучыга”, “Курскны азат иткән өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Фәнискә яу кырыннан сугышчан дусларын да күп мәртәбә коткарырга туры килгән.
- Анда һәрберебезнең бурычы – яралы сугышчыны мөмкин кадәр тизрәк яу кырыннан алып чыгу, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм аны госпитальгә китерү. Мондый чакта вакытның һәр минуты кадерле, – ди ул.
Бу көннәрдә Әнәс Исмәгыйлевның Батырлык өчен ордены әнисе Рәмзия апа белән абыйсы Фәнискә тапшырылды. Әнәс махсус хәрби операция зонасында парашют-десант батальоны наводчигы булып хезмәт иткән. 2024 елның 30 декабрендә хәрби бурычын үтәгәндә, хәрби антына тугры булып, батырларча һәлак була.
Фәнискә 53 яшь. Ничә яшьтә булсак та без әниләр өчен барыбер бала булып калабыз шул.
– Безгә анда әниләрнең мәхәббәте, ышанычы көч бирә. Исән-сау булыгыз, әниләребез! Без сезне яратабыз! Барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлыйм. Бу дөньяда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Кайгы-хәсрәт күрмәгез, күзләрегез бәхеттән балкып торсын. Ышаныгыз, Җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак, – ди Фәнис.
Ил иминлеген кыю саклаган батыр уллар үстергән әниләр алдында баш иеп, тирән рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев