Югары Пәнәче апалары хәрбиләрне хат аша Яңа ел белән котлады
Югары Пәнәче авылында маскировка челтәре үрүче апалар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә хатлар язды.
Хатларында алар илебез сагында торучы батыр егетләребезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, теләкләрен җиткерделәр.
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез туган яклардан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Бигрәк тә аларга ярдәм итүче, алар өчен догада булучы маскировка челтәрләре үрүче апаларны үз аналарыдай күрәләр алар. Алардан килгән хатлар күңелләренә җылылык өсти, алга таба барырга, җиңүгә көч бирә.
“Беләбез, егетләрдә Яңа ел кайгысы түгел. Алар алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшә. Аларның һәрберсе безгә бик кадерле. Яңа ел Җиңү алып килсен иде дип телибез. Һәр батыр егет туган якларга исән сау кайтсын. Әти-әниләре, гаиләсе, туганнары зарыгып көтә аларны”, - ди хат язучы апалар.
Игелекле йөрәкле апалар хатларында Ватаныбыз иминлеген саклаучыларга рәхмәт белдерделәр.
Ә егетләр саклап кына куен кесәләрендә йөртүләрен әйтә ул хатларны.
фотолар авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев