Югары Мәлемдә әтиле-уллы Ватаныбыз сакчылары авыл халкын Җиңү көне белән котлады
Югары Мәлем авылында Җиңү көне бүгенге көндә махсус хәрби операциядә Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшүче Илнар һәм аның әтисе, әфган сугышы ветераны Илсур катнашында узды.
Югары Мәлемдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Митинг сугыш чоры балаларын, сугышчы интернационалистларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, мәктәп укучыларын һәм авыл халкын берләштерде.
2022 елда мобилизацияләнгән Илнар белән бергә митингка аның әтисе – әфган сугышы ветераны Илсур да килде. Икесе дә авылдашларны бөек бәйрәм белән котладылар. Илнар авылдашларына һәм мәктәп коллективына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Зариповлар – өч буын Ватаныбыз сакчылары. Бабалары Закир Бөек Ватан сугышы елларында батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтә, аның улы Илсур Бөек Җиңү яуланып 35 ел узгач әфган сугышында катнаша, оныгы Илнар бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашып, Ватаныбыз намусын һәм бәйсезлеген яклый. Алар - төрле буын кешеләре, әмма аларның барысын да Ватанга һәм туган якка мәхәббәт берләштерә. Алар - үткән һәм хәзерге заман геройлары.
Югарымәлемлеләрне шулай ук район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин котлап, тыныч күк йөзе, имин тормыш теләде.
Фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев