Югары Мәлем мәктәбендә Жуков медале белән бүләкләнгән егет белән очрашу узды
Яңа ел алдыннан Югары Мәлем авылы мәктәбендә һәр укучы һәм укытучының күңелендә тирән эз калдырган вакыйга – махсус хәрби операциядән ялга кайткан Илнур белән очрашу оештырылды. Очрашуга егет әнисе белән бергә килде.
Илнур хәрби зонада “ХАН” позывноен йөртә. Ул – Сармашбаш авылы егете. Махсус хәрби операциядә мобилизациянең беренче көннәреннән үк - 2022 елның 21 сентябреннән катнаша. Егет батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Жуков, I һәм II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медальләре белән бүләкләнгән.

Бу көннәрдә Илнур туган якта ялда булып китте. Ялын гаиләсе белән һәм әнисе янында авылда үткәрде егет. Күрше Югары Мәлем мәктәбендә патриотик тәрбия кысаларында оештырылган чарада да катнашты. Безнең заман герое белән очрашу батырлыкка, Ватанга мәхәббәткә багышланган иде.

“Илнур укучылар белән Ватан сагында торуның мөһимлеге турында фикерләре белән уртаклашты. Ул махсус хәрби операция зонасындагы хезмәте, хәрбиләргә көн саен очрый торган авырлыклар һәм сынаулар, иң мөһиме – сугышчан дуслыкның, үзара ярдәмнең һәм хәрби бурычка тугрылыкның кыйммәте турында сөйләде. Аның сүзләре эчкерсезлек һәм тирән мәгънә белән сугарылган иде, һәркемне тынычлыкның кыйммәте һәм илебезне саклауның мөһимлеге турында уйланырга мәҗбүр итте”, - ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Ландыш Насыйрова.
Укучылар хәрби абыйларын тын да алмыйча игътибар белән тыңладылар һәм аларның аңа сораулары да күп булды. Аларны хәрбиләрнең көнкүрешеннән алып киләчәккә планнарга кадәр бөтен нәрсә кызыксындыра иде.

-Без махсус хәрби операциядә "тормыш юлы" нәрсә икәнен белдек. Мәктәп коллективы исеменнән Илнурга безнең янга килергә вакыт тапканы, батырлыгы, хезмәте һәм үзенең катлаулы, әмма шундый мөһим тарихының бер өлешен безнең белән уртаклашканы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Туган якта аларны исән-сау көтәбез, - ди Ландыш Насыйрова.
Фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев