Югары Мәлем мәктәбендә Динар Борһанов истәлегенә “Герой партасы”н ачтылар
30 апрельдә Югары Мәлем авылы мәктәбендә Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан “Герой партасы”н ачу тантанасы үтте.
Бу парта шушы мәктәпне тәмамлаган махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Динар Борһанов истәлегенә багышлана.
“Герой партасы” – ул геройның фотосурәтләре, биографиясе турында мәгълүматлар куелган махсус парта.
“Герой партасы”н беренче булып ачу хокукы Динарның иң кадерле кешесенә - әбисе Анна Александровнага бирелде. Бу бик дулкынландыргыч һәм күңелне нечкәртерлек мизгел булды.

Динар 2024 елның 25 гыйнварында Ватанны саклау өчен контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Кызганычка каршы, 2024 елның 20 сентябрендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Динар Роберт улы, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Укытучылар Динарның мәктәп елларын аеруча җылы һәм тәэсирле итеп искә алдылар. Алар аның нинди укучы булуы, мавыгулары, максатчанлыгы — соңрак аңа Ватан сагына басарга ярдәм иткән сыйфатлары турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе Ландыш Насыйрова җитәкчелегендә зур эзләнү һәм тикшеренү эшләре алып барылган. Яшьармиячеләр һәм укытучылар Динар тормышы турында материал туплаган, тематик альбомнар төзегән һәм барлык мәгълүматны QR-кодка керткәннәр: болар барысы да хәзер “Герой партасы”нда урнашкан.
Бу тантаналы мизгелдә яшьармиячеләр герой истәлеген кадерләп сакларга һәм “Герой партасы”н карап торырга, аны киләчәк буын укучылары өчен сакларга тантаналы ант бирделәр.

Тантаналы чарада Динарның иң якын кешеләре - әбисе Анна Александровна, сеңлесе Лиана һәм башка туганнары катнашты. Шулай ук чарага мәртәбәле кунаклар – Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова, хәрби комиссариаттан эксперт-белгеч Георгий Борисов, Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков, район ветераннар советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев, әфган, чечен сугышлары ветераны Ф. Хәйретдинов килде.

“Герой партасы”н ачу – ул илебез азатлыгы өчен башларын салганнарга хөрмәт күрсәтү һәм барыбызга да батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга мәхәббәт турында искә төшерү.
Фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев