Югары Мәлем мәктәбендә әфган сугышында һәлак булган авылдашлары Петр Осиповны искә алдылар. Быел 22 августта аның батырларча һәлак булганына 41 ел тулды.
Петр Осипов 1965 елның 3 мартында Керәшен Мәлеме авылында туган. 1983 елның 13 октябрендә Казан хәрби комиссариаты тарафыннан армия хезмәтенә чакырылган. Хәрби бурычын Әфганстан җирендә үтәгән. Десант-штурм ротасы составында хәрби операцияләрдә катнашкан. Бәрелешләрнең берсендә Петр каты яралана. Алган яраларыннан 1984 елның 22 августында хәрби госпитальдә һәлак була. “Батырлык өчен” медале, ә һәлак булганнан соң, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Батыр егетне авылдашлары онытмый. Югары Мәлем мәктәбендә ел саен Петр Осиповны искә алу чарасы уза.
фотолар мәдәният йортыннан
Нет комментариев