Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Иске Зәйдән хәрби егет гаиләсендә дүртенче бала туды

Бүген Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучы ике егет гаиләсендә туган балаларга район башлыгы Разиф Кәримов 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Тантанада туган якта ялга кайткан хәрбиләр, район җитәкчелеге, волонтерлар  катнашты.

Иске Зәйдә яшәүче Әлфия һәм Айдар Әхмәтшиннар гаиләсендә кызлары Айлин 27 сентябрьдә туган.

Әхмәтшиннар – күп балалы гаилә. Өлкән уллары Артурга  - 10, Илданага – 4, Илдарга 2 яшь.  Ә Айлин - дүртенче бала.

Айдар махсус хәрби операциягә ирекле булып 2024 елның октябрендә Чечен Республикасы аша киткән. Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә бармаса да егет  ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмый.

-Миңа да Ватан алдында үз бурычымны үтәргә кирәк дип уйладым.  Штурмовик булып хезмәт иттем. Ике мәртәбә яраландым. Хәзер хәрби хезмәттән азат ителдем, - дип сөйли Айдар.

Хәрби зонада ул “Әхмәт” позывноен йөртә. Аны Курск юнәлешенә штурм ротасы командиры итеп җибәрәләр.

“Соңгы яралануымнан чак исән калдым. Мине Башкорстаннан “По” позывнойлы сугышчан иптәшем коткарды. Җиде километр араны күтәреп алып чыкты. Аны эзләп карадым, әле тапмадым. Зур рәхмәт аңа”, - ди Айдар.

Ул үзе Түбән Кама егете. Иске Зәйне ошатып, биредән йорт сатып алганнар.

-Һавасы яхшы, бик матур бистә. Без Иске Зәйне бик яраттык, - ди гаилә башлыгы.

“Дүртенче балагыз буласын белгәч, нинди хисләр кичердегез?” – дип кызыксынабыз егеттән.

-Бу бала минем белән сугышта “йөрде”. Күңелем белән гел аның белән булдым.  Без кыз туасын белмәдек. Ләкин аның бу дөньяга килүе - зур шатлык, - ди хәрби егет.

Ул кыз бала туса, сугышка яңадан китмәм дип әйткән. Ләкин әле бу ныклы карары түгел.

 "Илне якларга кирәк. Балалар хакына", - ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев