Иске Зәйдә бер урам Советлар Союзы Герое Григорий Ларионов исемен йөртә
2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Геройлары булган күренекле якташларыбыз белән таныштырабыз.
Күренекле якташларыбызның берсе – Советлар Союзы Герое Григорий Ларионов.
Григорий Федотович 1905 елның 27 гыйнварында Зәй районының Гүлкин авылында туа. Ленинград артиллерия мәктәбен (1933), Харьков хәрби авиация очучы-күзәтүчеләр училищесын (1934), Хәрби-һава инженер академиясен (Мәскәү өлкәсенең Монино Бистәсе, 1940) тәмамлый. Сугыш елларында Балтыйк флотының 1нче гвардия мина-торпеда авиация полкының эскадрилья штурманы була. 1941-1943 елларда блокададагы Ленинградны саклауда катнаша. Балтыйк флотының хәрби-һава көчләре составында 1944 елның августына дошман корабларын, хәрби-диңгез базаларын, Выборг һәм Фин култыгындагы гаскәр тупланмаларын бомбага тоту өчен 193 хәрби очыш (шуларның 94е төнге вакытта) ясый. Дошманның корабларын һәм катерларын, дистәдән артык танкын, сугыш кирәк-яраклары складларын һәм 1000гә якын дошман солдатын һәм офицерын юк итә.
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 5 ноябрендәге Указы белән Григорий Ларионовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соң хәрби һава гаскәрләре подполковнигы дәрәҗәсендә Балтыйк буенда хезмәт итүен дәвам итә. 1955 елдан запаска китә һәм Кишиневта яши. 1968 елның 29 февралендә вафат була.
Советлар Союзы Герое Григорий Ларионов истәлегенә туган авылы Гүлкин мәктәбе биләмәсендә һәм Зәй шәһәрендә Җиңү бульварында бюст куелган. Иске Зәйдә бер урам Григорий Ларионов исемен йөртә.
фото интернет челтәреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев