Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Иске Зәй яшьләр үзәгендә Батырлык ордены белән бүләкләнгән егет белән очрашу үтте

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Иске Зәй яшьләр үзәгендә «Геройлар белән диалог» дигән патриотик очрашу узды.

Чара яшь буынны махсус хәрби операция ветераны, Батырлык ордены иясе, лейтенант һәм Зәй хәрби комиссариатының өлкән белгеч-эксперты Георгий Борисов белән хәрби  бурыч, намус һәм Ватанга мәхәббәт турында ачыктан-ачык сөйләшү өчен берләштерде.


 

Георгий Михайлович 1нче мәктәп укучылары белән хезмәт турындагы хатирәләре белән уртаклашты, хәрби бурыч һәм безнең заманда чын батырлыкның нәрсә икәнлеге турында сөйләде. Фронт дуслыгы һәм үзара ярдәмләшү турындагы тарихлар аудиториядә аерым җавап тапты.

“Мондый очрашулар - тарих дәресләре генә түгел, бу буыннар арасындагы тере элемтә. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты нәтиҗәсендә бездә даими рәвештә шундый мөһим чаралар оештыру мөмкинлеге туды. Балалар чын геройлар белән аралашканда,  бу чын кыйммәтләрне теләсә нинди дәреслекләрдән күпкә яхшырак формалаштыра”, - ди яшьләр үзәге мөдире Ольга  Тугашева.

1нче мәктәп укучылары да үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.

 “Мин безнең заман герое белән очрашу  шундый көчле тәэсир итәр дип уйламаган идем. Георгий Михайлович барысын да шулай гади сөйләде, һәр сүз күңелгә кереп калды. Хәзер мин күп нәрсәләргә башкача карыйм. Мондый очрашу өчен рәхмәт!” – диде XI сыйныф укучысы Тимур Камалиев.

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыруга һәм актив гражданлык позициясе формалаштыруга юнәлдерелгән. «Геройлар белән диалог» форматындагы очрашулар - патриотик тәрбиянең мөһим коралы, шәхси тарихлар аша буыннар арасындагы элемтәне ныгытырга һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

Фотолар яшьләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев