Иске Зәйдән хәрби егет туган мәктәбендә укучылар белән очрашты
28 ноябрьдә Зәйнең 1нче мәктәбендә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрби белән очрашу узды.
Владимир хәрби зонада “Ельцин” позывноен йөртә. Бүгенге көндә ул туган якка кыска вакытлы ялга кайтты. Һәм ялында Иске Зәй мәктәбендә укучылар белән очрашуга килергә ризалык бирде.
Владимир мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына беренчеләрдән булып баскан. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен дәүләт һәм Оборона министрлыгы бүләкләренә лаек булган.

Владимир зур һөнәри һәм шәхси хәрби тәҗрибәгә ия. Укучыларга хәзерге Россиянең тарихи вакыйгаларында катнашучы белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге тудырылды. Укучыларны хәрби абыйларын зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр.
“Мәктәп һәм музей буенча экскурсия вакытында хәрби егеткә бинаның тарихи өлешенә күчерелгән махсус хәрби операциянең битләренә багышланган экспозицияне күрсәттек. Владимир белән очрашу укучыларны яңа белемнәр һәм тәҗрибә белән баетып кына калмады, ә аларда үз иленең тарихына хөрмәт һәм Ватанга хезмәт итәргә әзерлек формалаштыруда мөһим адым булды”, - ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Лугинина.
Фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев