Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Җиңү өчен - алгы сызыкка машина

Зәй хәрбиенә алгы сызыкта хезмәт итү өчен “УАЗ” машинасы алып җибәрделәр.

«Салат» позывноен йөртүче Зәй егете якташларына “УАЗ” машинасы алып җибәрүдә ярдәм итә алмассызмы дип үтенеч белән мөрәҗәгать итә. 
Һәм Изге Макарий чиркәве хәрби егеткә “УАЗ-фермер” машинасы алу өчен акча җыю турында игълан итте. Игелек-ле кешеләр ярдәме белән тиз арада машина алу өчен 300 мең сум акча җыелды. 
Алексей махсус хәрби операциядә мобилизация буенча катнаша. Мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына баса. Яу кырында күрсәткән каһарманлыгы һәм фидакарьлеге өчен “Батырлык өчен” һәм II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән.  
Егет берничә мәртәбә яраланган да. Тернәкләнүгә, ул яңадан хәрби бурычын үтәргә керешә. Авдеевканы азат иткәндә дә яраланып, госпитальдә дәваланган. 
Алексейның әтисе тумышы белән Югары Баграж авылыннан. Шуңа күрә машина өчен акча җыюда  чыгымның күп өлешен югарыбагражлылар күтәрде. Авылдашларына ярдәм итү өчен алар 100 мең сум акча күчерде. 
Алгы сызыкка җибәрер алдыннан автомобиль ышанычлы булсын өчен диагнос-тика уздырылды, кирәкле запас частьләр алынды. Двигатель майларын, коробка, раздатка һәм мостларны алмаштыру өчен Юрий Евдокимов түләде.  Электр җиһазларын алмаштыру һәм ремонтлауны Иван  Лопотков үз көче белән башкарды. 
Алексей билгеләп үткәнчә, алгы сызыкта  “УАЗ” машинасына һәрвакыт ихтыяҗ зур. 


 – “УАЗ-фермер” машинасы безгә алгы сызыкка кирәкле әйберләр, боеприпаслар кертү, кешеләр йөртү өчен кирәк. Моңа кадәр булган “УАЗ” машинабыз яраксыз хәлгә килде. Ул машина да безгә Зәйдән килде: дустым Иван Лопотков үз машинасын китерде. Мин якташларыма шундый ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәтлемен, – ди “Салат”.


Изге Макарий чиркәве махсус хәрби операциядә катнашучыларга  ярдәм итү буенча зур эш башкара. Бүгенге көнгә чиркәүгә йөрүчеләр тарафыннан хәрби зонага 8 миллион 300 мең сумлык  ярдәм җибәрелгән. Күптән түгел чиркәү тарафыннан тагын бер якташыбызга – Кабан-Бастрык егете Василийга квадрокоптер җибәрелде. 
Безнең сугышчыларга анда, алгы сызыкта безнең алар белән бергә булуыбызны тою мөһим. Илебезне һәм яңа төбәкләребезне    саклаучы егетләребез безнең аларга ярдәм итәргә әзер икәнебезне тоеп, туган якларга исән-сау Җиңү белән әйләнеп кайтсыннар иде дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев