Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Ярдәмчел, батыр егет

Илсур Шәйдуллин – районыбыз горурлыгы.

Ел елга охшамый. Әй, үзенчәлекле быелгы җәй. Көтмәгәндә болыт килеп чыга да яңгыр ишеп явып китә.
Җиләк өлгергән күңелле мәл.   Бер ялда  Сармашбаш авылы умарталыгына каен җиләгенә бардык. Җырдагыча: «Каенлыкта җиләк пешкән». 
Кып-кызыл булып җитешкән каен җиләге җыеп, нечкә билле җилләрнең болытларны баш очына куып китергәнен  абайламый да калганбыз. Яңгыр сибәли башлауга,  машинага төялеп кайтыр юлга чыктык.  Авыл башыннан әйләнеп кайтырга кирәк, ә яңгыр коеп түгел,  ишеп ява,  ташу кызыл балчыкны  ерып,   күбекләнә-күбекләнә ургып тау астына  юл ала.   Балачакта яшенле шундый көчле яңгырлар яуганы истә.  Шулай итеп, без тау башында утырып калдык. Әнә берәүнең машинасына арба тагып печәннән кайтышы,  икенчеләр исә Әлмәт шәһәреннән «Бояр»  күле буена ял итәргә җыелышып килгәннәр.  Тау төшү генә түгел, менәсе дә бар.  Машинаны калдырып авылга кайтудан файда булмас дигән фикергә килдек. Ә яңгырның туктарга исәбе дә юк,  яшенләп, күк күкрәтеп,  чатыр-чотыр итеп ишә генә. Инде нишләргә?.. 
– Илсурга эндәшергә булыр, җаен тапмый калмас,   ярдәмчел егет ул, – дигән фикергә килделәр чарасызлыктан нишләргә белмәгән машина йөртүчеләр. 
Ул да булмады,  тракторы белән егетебез килеп тә җитте. 
Баксаң,  Илсур  Шәйдуллин махсус хәрби операциядә катнашып,  протезлар белән кайткан егет икән. Кыскасы,   мең бәладән исән калган, сират күперләре кичкән,  ышанычлы.  Бу  көннәрдә яңа трактор да алып җибәргән. Иртәгәсе көнгә максат-омтылышы бар,  димәк.  Ул кызыл балчыкны ярып,  тракторы белән  башта  бер,  аннан икенче һәм өченче машинаны таудан сөйрәтеп менеп,  юлга чыгарды да китеп тә барды. Ә аның балкыган йөзендәге шатлык хисенең чиге юк. Йөзе генә түгел,  күзләре дә көлә, сөенә аның. Кемгәдер кирәк булу,  кемнедер куандыру шатлыгы бөркелде аннан.  Яңа алган тракторының түбәсенә кадәр кып-кызыл балчыкка батканга да кайгырмады,  уфтанмады. Ничек килсә, шулай китеп тә барды.  Әйтерсең, Хозыр Ильяс... 
Без рәхмәт сүзләре әйтә алмыйча аптырашып басып калдык.  Аның ярдәмчел,  кешеләргә авыр вакытта булышлык итүе сокландырды.  Яу кырында да сугышчан дусларын калдырмаган Илсур,   ничек итсә иткән,  безнең якка сөйрәп алып кайткан,  дип горурланып сөйли  сармашлылар аның хакында җылы итеп. 
Илсур – игезәк сыңары,  мәктәптә укыганда көчле чаңгычы була. Мәскәүдә эчке гаскәрләрдә хезмәт иткән.  Өч ел элек махсус хәрби операциягә чыгып киткән батыр егет туган авылына аяк-ларсыз кайткан.  
...Илсурның гайре башка халәт белән яшәвенә елга якын. Аңа тормыш юлыннан яңа адымнар белән атлап китәргә туры килгән. Тырыша ул, бирешми, башкаларны да шуңа өйрәтә.

Рәзимә Кашапова.

(«Ватаным Татарстан» сайтыннан).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев