Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Яңа Спас мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы егет белән очрашу узды

Яңа Спас авылы мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлары белән очрашты.

Хәрби зонада “Хәсән” позывноен йөртүче егет әлеге авыл мәктәбендә 1-7нче сыйныфларда укыган.

Укучылар беренче авыздан махсус хәрби операциянең әһәмиятен, илнең төрле почмакларыннан килгән балалардан хатлар алганда сугышчыларның кичергән хисләрен, сугышчан рухларын белделәр.  

“Хәсән” укучыларга заманча разведка дронының ничек эшләвен күрсәтеп, чын могҗиза ясады. Алар алдында заманча технологияләр серләре ачылганда, балаларның күзләрендә соклану һәм кызыксыну балкыды.

Хәрби егет сагыну хисе белән туган мәктәбенең коридорлары һәм сыйныфлары буйлап йөреп чыкты.

Очрашуда катнашучылар хәрби абыйларына без сезнең исән-сау җиңү белән кайтуыгызны көтәбез, дип, Ватаныбыз иминлеге  сагында торуы өчен рәхмәт җиткерделәр.

Фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев