Ялга кайткан Түбән Лоҗы егете туган авылында маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булды
Махсус хәрби операциядә катнашучы Илсаф ялга кайткач, хәрби зонага маскировка челтәрләре үрүчеләргә рәхмәт әйтергә килде.
Аның махсус хәрби операция зонасына китү сәбәбе – ватанпәрвәрлек. 25 яшьлек егет контракт буенча махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдергән. Хәрби зонада машина йөртүче булып хезмәт итә. “Пионер” позывноен йөртә. Шушы көннәрдә ул туган якка кыска вакытлы ялга кайтты. Хәрби егет маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булып, аларга игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Аның әнисе дә челтәр үрергә йөри. Нәсимә апа улы ялга кайту сөенеченнән маскировка челтәрләре үрүчеләрне тәмле ашлары белән да сыйлады. Егет аларга маскировка челтәрләренең һәрвакыт кирәк булуын белдерде.
-Мин күңелем белән хәрби иптәшләрем янында. Алар анда мине көтә, - дип җавап бирде Илсаф апаларның соравына.
Ә челтәр үрүче хатын-кызлар, авылдашлары Илсафның, барлык егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын теләп озатып калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев