Ялга кайткан Якты Күл хәрбиләре туган авылларында маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булды
Якты Күл авылыннан ике хәрби егет бу көннәрдә ялга кайтты.
Ялларында “Чиж” белән “Алюш” туган авылларында маскировка челтәрләре үрүче апалар янына килде. Алар хәрбиләрнең гомерләрен саклау өчен игелекле эш башкаручы апаларга рәхмәт белдерде.

“Чиж” позывноен йөртүче егет 22 яшендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла. Алар гаиләсеннән өч егет мобилизациягә эләгә. Абыйсы Виталий, апасының ире һәм Илья. Кызганыч, Виталий хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды.
Илья Якты Күл мәктәбен тәмамлаган. Чакырылыш буенча хәрби хезмәтне Белгородта авиация гаскәрләрендә үткән. Хәрби хезмәттән кайтып бер ел үтүгә ил таянырлык егеткә повестка килгән.
Ул махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен “Хәрби аерымлыклары өчен”, “Сугышчан бердәмлекне ныгыту”, II дәрәҗә “Хәрби батырлык”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән. Оборона министрлыгының “Хәрби аерымлыклары өчен” медален аңа Никольское юнәлешендә оборонаны тоткан өчен тапшырганнар.
“Алюш” Россия Оборна министрлыгы белән контаркт төзеп, Ватаныбыз сагына баскан.

Очрашуда егетләр волонтерларга алгы сызык өчен бик кирәкле булган челтәрләр һәм окоп шәмнәре өчен рәмзт белдерделәр.
«Безнең геройлар үз кичерешләре белән уртаклаштылар: хәрби шартлар һәм авырлыкларны ничек җиңеп чыгулары, махсус операция шартларында хәрби тормыштурында сөйләделәр. Безнең бүгенге көн геройларыбызның исән-сау, үз гаиләләре янына әйләнеп кайтуларын телибез», – ди Якты Күл авылы мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев