Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Ялга кайткан Чыбыклы хәрбие туган авылында “Сугышка озату” театрлаштырылган күренешендә уйнады

Чыбыклы авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар, районда Хәтер һәм дан елына багышланган патриотик китап фестивале үтте.

Фестиваль Чыбыклы, Сәвәләй, Поручик, Якты Күл, Маврин, Суык-Чишмә авыллары китапханәчеләре көче белән оештырылды.

Фестиваль кысаларында патриотик темага шигырьләр яңгырады, сугышта катнашкан әтиләре турында балалары, оныклары сөйләде. 

Ә “Сугышка озату” күренешендә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Фирхад хатыны белән унберенче сыйныф укучыларын уйнадылар. Фирхаднең улы герой әтисе турында сөйләгәндә фестивальне каручыларның күзләре яшьләнде.

Фирхад Чыбыклы мәктәбен тәмамлаган. Хәзер аның кызы һәм улы әлеге мәктәптә белем ала. Ул Ватаныбыз сагына контракт буенча 2024 елның маенда баскан.  Хәрби зонада “Фараон” позывноен йөртә. 

 

Ул илебез азатлыгы өчен алгы сызыкта көрәшә. Алар юнәлешенә Зәйдән гуманитар ярдәм килә алмаса да, ул ялында  һәрвакыт Зәйдә  маскировка челтәрләре үрүче, фронтка ярдәм итүче волонтерлар янында була. Чөнки ул әлеге игелекле йөрәкле кешеләрнең сугышчыларның гомерләрен саклап калу өчен нинди зур эш башкаруларын бик яхшы белә.

Фотолар Чыбыклы китапханәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев