Ялга кайткач очрашу
12 ноябрьдә район башлыгы Разиф Кәримовның махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучы егетләр белән чираттагы очрашуы үтте.
Очрашу күңелле мизгелләрдән – бүләкләү тантанасы белән башланды. Әлфинур Рәҗәповага улын Ватанны саклаучы исемен горур йөртүче, туган илен ышанычлы саклаучы итеп тәрбияләгәне өчен хәрби часть командирының Рәхмәт хаты тапшырылды.
– Рәхмәт Сезгә шундый батыр ул үстергәнегез өчен! Исән-сау әйләнеп кайтсын. Бик көчле рухлы, чын ир-егет ул Ринат. Миңа аның белән берничә мәртәбә махсус хәрби операция зонасында очрашырга туры килде, – диде Разиф Галиевич.
Очрашуда егетләр белән бергә эш урыннарыннан җитәкчеләр, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, аның урынбасары Регина Камалова, хәрби комиссар вазифаларын башкаручы Александр Гурьянов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
Чара “Росток” ансамбльләре солистлары Глеб Макаров һәм Милана Афанасьева башкаруында патрио-тик җырдан башланды.
Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды.
Разиф Галиевич очрашуга килгән хәрбиләргә рәхмәт сүзе җиткерде.
– Сезнең белән очрашу безнең өчен һәрвакыт кыйммәт. Кадерле вакытыгызны бүлеп безнең белән очрашуга килгән өчен сезгә зур рәхмәт белдерәм, – диде ул.
Хәрбиләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде.
Фронтка маскировка челтәрләре үрүче апа-әбиләр хәрби егетләр белән очрашуларны дулкынланып китә. Алар ялга кайткач челтәр үрүчеләр, волонтерлар янында була. Ә Зәйнең маскировка челтәрләре үрүчеләр хәзер федераль дәрәҗәдә эшли. Челтәрләргә заявкалар бик күп. Алар үргән челтәрләр төрле частьләргә китә.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар – безнең заман геройлары, алар үз бурычларын намус белән лаеклы төстә үтиләр. Хәрби егетләр очрашуда туган яктан килгән гуманитар ярдәмнең алар өчен бик кадерле булуын ассызыклап, рәхмәт әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев