Якташыбыз, махсус хәрби операция ветераны Айдар Сәйфетдиновка машина тапшырылды
Якты Күл егете Айдар Сәйфетдинов мобилизация буенча Ватаныбыз сагына басты һәм күрсәткән батырлыклары өчен офицер дәрәҗәсенә күтәрелде.
Айдар Днепр ярындагы Каховка янында взвод командиры вазифасында хезмәт итә. Туган авылы хөрмәтенә (Якты Күл) ул «Якты» дигән позывноен ала, күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Батырлык ордены һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Махсус хәрби операция барышында Айдар яраланып, ике аягын да югалтты, бик күп операцияләр кичерергә туры килде. Әмма көчле рухлы егет яңадан сафта. Ул - "Батырлар. Татарстан Геройлары" программасында җиңүчеләрнең берсе. Үзен төрле өлкәләрдә сыный, көчле, какшамас рухлы ул.
Бу көннәрдә «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина Айдар Сәйфетдиновка кул белән идарә итү системасы белән җиһазландырылган «Москвич» автомобиленнән ачкыч тапшырды.
- «Ватанны саклаучылар» фондына һәм шәхсән социаль координаторга миңа карата игътибарлы булганнары өчен рәхмәтемне белдерәм», – ди Айдар Сәйфетдинов.
Бу автомобиль – фонд тарафыннан комплекслы ярдәм программасы кысаларында авыр инвалидлыгы булган махсус операциядә катнашучыларга бирелгән унсигезенче машина.
Фотолар «Ватанны саклаучылар» фондыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев