Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Гомере кыска булса да, исеме мәңгегә йөрәктә

Азат Борһанов ике Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Бала – һәркемнең иң зур куанычы. Тормышының бөтен мәгънәсе булган баласына зур өметләр баглый, уңышларына сөенә, уңышсызлыкларына көенә ата-ана. Ә менә бу дөньяда газиз балаңны җир куенына салудан да олы югалту ачысы юктыр…

Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән каһарманлыгы өчен ике Батырлык ордены белән бүләкләнгән Азат Борһановның әнисе Валентина Николаевна янына  барганда баштан шундый уйлар китмәде.

Узган елның июнендә Борһановлар гаиләсенә авыр кайгы килә. Аларның уллары Азат махсус хәрби операциядә һәлак була.

“Ул безне бары факт алдына гына куйды”

Азат 1991 елның 3 гыйнварында Зәй шәһәрендә туган. 5нче мәктәптә укыган, аннан политехник көллияттә һөнәр үзләштергән. Сәламәтлеге буенча армия хезмәтен узмаса да, Россия Кораллы Көчләре сафларында Сахалинда 3 ел контракт буенча хезмәт иткән. 2023 елның 25 октябрендә йөрәге кушуы буенча илебез чикләрен саклау өчен махсус хәрби операция зонасына киткән.  

Акыллы, тәртипле егет тормышта үз юлын тапкан, әти-әнисенең,  якыннарының ныклы таянычы булган.

– Азат  бик гади һәм ярдәмчел малай булып үсте, изге күңелле һәм шул ук вакытта нык характерлы булуы белән  аерылып торды. Гаиләдә ул икенче бала, өлкәнрәге – кыз. Контракт буенча хезмәте тәмамланганда, әтисенә инсульт булды. Мин аңа, улым, булды, безнең янга кайт, әтиеңә дә авыр, дидем. Азат Зәйдә эшкә урнашты. Хезмәт хакы да яхшы иде. 2023 елның 20 октябрендә кызы туды. Ә 25 октябрьдә безгә махсус хәрби операциягә китәргә карар кылуын әйтте.   Ул безне бары факт алдына гына куйды. Улым беркайчан да проблемалары турында безгә әйтмәде, ул аларны үзе хәл итә иде, – дип сөйли әнисе Валентина Николаевна.

 

Миңа икенче гомерне “Шайтан” бүләк итте”

Азат хәрби зонада “Шайтан” позывноен йөртә. Башта ул Луганск юнәлешендә машина йөртүче булып хезмәт итә. Аннан Донецк юнәлешенә җибәрәләр. Әнисе белән телефоннан сөйләшкәндә минем белән бар да яхшы дип хәбәр итә. Әти-әнисен борчымас өчен  Донецк юнәлешендә булуын, штурмга керүен дә әйтми.

Бәрелешләрнең берсендә штурм отряды командиры Азат Борһанов үзе яраланаса да, яралы хезмәттәшләрен яу кырыннан алып чыга. Сугышчан дусты “Топор”ның аягы өзелә. “Шайтан” аны җилкәсендә атышлар астында алып чыга. Тагын берничә сугышчыны коткара.

Бу батырлыгы өчен кече лейтенант Азат Борһанов Батырлык ордены белән бүләкләнә.

 “Топор” гомерен саклап калган хезмәттәше Азатка бик рәхмәтле. Ул егетнең әти-әнисен эзләп тапкан, алар  белән элемтәдә тора. Шундый батыр, кыю йөрәкле ул үстергәннәре өчен аларга рәхмәт әйтә. Тиздән Зәйгә килергә, аңа икенче тормыш бүләк иткән кешенең кабере алдында баш ияргә вәгъдә иткән. Уфа газеталарының берсенә биргән интервьюсында ул болай ди:

“Ә миңа икенче гомерне взвод командиры “Шайтан” бүләк итте. Аның бөтен берцысы канга баткан иде. Кемнедер тележкада утыртып, кемнедер өстерәп алып чыктылар. Сигез километр тегендә, сигез километр тагын калганнар артыннан керделәр. Ә ул авыртуны да, арыганлыгын да сизмәде”.

“Үлгәненең тугызынчы көнендә төшемә керде...”

Азат әнисе белән 2024 елның 17 июнендә соңгы сөйләшүдә, әти-әни, минем өчен кайгырмагыз, командировкага китәбез, элемтә булмаска мөмкин, минем белән барысы да яхшы, дип тынычландыра.

Ә ике көннән ул батырларча һәлак була.

– Улым Донецк өлкәсендә, Майорск бистәсендә һәлак булды.  Гәүдәсен бер атнадан соң гына алып чыктылар... – ди яшьле күзләрен сөртеп әни кеше.

Азат Мирный бистәсе зиратында җирләнгән. Хәзер кызына 1 яшьтә 8 ай.

Ни хәл итмәк кирәк, мондый югалтулардан соң да тормыш дәвам итә, әмма улларын югалту бер минут та әти-әни күңеленнән чыкмый.

Валентина Николаевна белән сөйләшкәндә сүзебез гел улының бик кыска, әмма мәгънәле тормышына, батырларча һәлак булуына килеп төртелә, ананың күзләренә яшь тула.

 “Азатның төшегезгә кергәне бармы?” – дигән соравыбызга:

 “Бары бер мәртәбә булды. Үлгәненең тугызынчы көнендә. Ач иде, ашарга сорады. Мин: “Улым, әнә өстәл тулы ризык, хәзер мин сине ашатам”,  – дидем. Күпме генә догалар кылсам да, ул бүтән төшенә керми...” – диде яшьле күзләрен сөртеп.

Кече лейтенант Азат Борһанов махсус хәрби операциядә күрсәткән каһарманлыгы өчен ике Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Беренчесен үзе исән чагында алса, икенчесе һәлак булганнан соң гаиләсенә тапшырылды.

Азат Борһанов исеме илебезне саклаучы геройлар сафында мәңгегә калачак. Геройга мәңгелек дан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев