“Герой, синең исемеңне данлыйбыз” чарасы узды
Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре махсус хәрби операциядәгеләргә багышланган чаралар циклын дәвам итә.
18 сентябрьдә музей хезмәткәрләре Сәвәләй һәм Якты Күл авылы мәктәпләре укучылары өчен "Герой, синең исемеңне данлыйбыз" дигән патриотик чара үткәрделәр.
Балаларга хәрбиләр батырлыклары белән бергә Зәйнең волонтерлык хәрәкәте активистлары турында да сөйләделәр. Укучыларга Кама аръягындагы иң эре маскировка челтәрләре үрүчеләр хәрәкәтенең “Zаинск Vами" берләшмәсе цехларында җитештерелгән продукцияне күрсәттеләр.

“Чараның максаты яшь буында актив гражданлык позициясен формалаштыру белән бергә аларның йөрәкләрендә патриотизм чаткыларын кабызу, яшь гражданнар алдында безнең көннәрдә күрсәткән чын, бөтен халык каһарманлыгы үрнәкләрен ачу иде. Сүз какшамас сыйфатлар: намуслылык, бурычка тугрылык, көчле дәүләт нигезендәге кыйммәтләр тәрбияләү турында барды. Үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәүче, тиңдәшсез батырлык һәм ныклык күрсәтүче, хәтта үз гомерләрен корбан итүче якташ геройларның батырлыкларына аерым игътибар бирелде”, - ди музейның фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.
Чарада Якты Күл мәктәбе укытучылары “Рузя” позывнойлы махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары турында хисләнеп сөйләделәр. “Рузя” дәүләт бүләкләренә һәм оборона министрлыгы бүләкләренә, IV дәрәҗәдәге “Георгий тәресе” Изге Георгий билгесенә лаек булган. Укытучылар аның турында тирән горурлык хисе белән сөйләп, мәктәп елларында егетнең бик актив һәм дустанә укучы булуын искә алганнар.

Соңыннан барысы бергәләп махсус хәрби операциядә ил иминлеге өчен һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.
Музейда шулай ук “Тыл һәм фронт бердәм" күргәзмәсе әзерләнгән.
Чара азагында укучылар Ватан хакына хәрби бурычын үтәүче турында “Иргә хат” шигырен тыңлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев