Бохарай мәктәбе укучылары хәрби белән аралашты
Зәй районының Бохарай мәктәбендә Советлар Союзы Герое Александр Матросов исемендәге отряд укучылары һәм яшь армиячеләре белән махсус хәрби операциядә катнашучы очрашуы узды.
«Кардан» кушаматлы хәрби туган авылына кыска вакытлы ялга кайткан һәм мәктәпкә килергә вакыт тапкан.
Балалар хәрби авылдашларын якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм тизрәк Җиңү белән кайтуын теләделәр. Әңгәмә барышында хәрби хезмәткәр укучыларга фронт көннәре, үзара ярдәмләшүнең һәм тылдан ярдәм итүнең әһәмияте турында сөйләде.
"Мондый очрашулар озакка истә кала. Герой белән җанлы аралашу балаларны чын патриотлыкка һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтә”, — дип билгеләделәр мәктәп педагоглары.
фотолар мәктәптән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев