Бигеш мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу үтте
Укучылар белән очрашуга шушы авыл мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен көрәшүче Илнур килде.
Илнур укучыларга махсус хәрби операция зонасындагы хезмәте, көн саен алар очраша торган авырлыклар һәм сынаулар турында сөйләде, әмма иң мөһиме – хәрби дуслыкның, үзара ярдәмнең һәм хәрби бурычка тугрылыкның бәяләп бетергесез булуы турында әйтте.
Балалар хәрби абыйларының сөйләгәннәрен игътибар белән тыңладылар, аларны кызыксындырган сораулар бирделәр.

"Махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Алар безнең Ватаныбызның иң яхшы уллары. Бүген хәрбиләр, гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, Ватанны, безне һәм балаларыбызны каһарманнарча саклыйлар, илебезнең киләчәген яклыйлар. Алар — чын геройлар, батыр, кыю, лаеклы кешеләр. Алар — яшьләр өчен үрнәк, чын ир-егетләр, чын яклаучы нинди булырга тиешлеге үрнәге", - ди укытучылар.
Укучылар Илнурга махсус хәрби операциядә катнашучы абыйларына теләкләр һәм рәхмәтләрен әйтеп язган хатларны тапшырдылар.

Шунысын да әйтергә кирәк, Илнурның әнисе Миләүшә ханым авылда маскировка челтәрләре үрә башлауның беренче көннәреннән бер көн калмый челтәр үрергә йөри. Ничек тә булса, андагы балаларны саклыйсы, аларга булышасы, Җиңүне якынайтасы килә аның.
Фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев