Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Сергей Мальцев: «Без булмасак, илне, балаларны кем саклар?»

“Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар” акциясе кысаларында илебез иминлеге сагында торучы ир-егетләребез турында язмалар.

Зәйдән Сергей Мальцев Ватанны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауда күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен “Махсус хәрби операциядә катнашучыга”, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән. 

Сергейга – 53 яшь. Ул махсус хәрби операциягә контракт буенча киткән. Бу карарны Сергей 2024 елның сентябрендә кабул итә. 

– Кемдә булса илне сакларга тиеш бит инде. Балаларны, сезне,  – диде ул безнең ни өчен шундый карар кабул иттегез дигән сорауга.

Хәрби зонада ул “Старый” позывноен йөртә. Хезмәтен Покровское юнәлешендә башлаган. Вазифасы – гади солдат, шофер. Ләкин бу “шофер” сүзе тыныч тормыштагыдан башкача яңгырый. Аның бурычы – алгы сызыктагыларга кирәкле бар нәрсәне – су, азык-төлек, боеприпасларны илтү. Ә бәрелешләр тынгач  иң авыры – яралыларны һәм һәлак булганнарны эвакуацияләү.

Алгы сызыкка техника һәрвакытта да үтә алмый. Кайвакыт «машина» кулдан ясалган конструкциядән гыйбарәт була: асылда ул кулдан тартып барылучы тәгәрмәчле «машина». Атышлар, дроннарның даими куркынычы астында яу кырыннан сугышчан иптәшләреңне алып чыгарга кирәк. 

“Ә дроннар анда кошлар кебек туктаусыз оча”, – ди Сергей. 

Ул  2025 елның апрелендә яралана. Табибларга аяк табанын ампутацияләргә туры килгән.  Бүген көндә  реабилитация уза. 

Башыннан кичкәннәре турында Сергей тыныч кына сөйли. Аңа яу кырыннан алып чыккан  сугышчан иптәшләреннән рәхмәт сүзләрен бик күп ишетергә туры килгән. Кемдер аны соңыннан, госпитальдән соң, рәхмәт әйтер өчен эзләп тапкан. Кемдер моны урында ук әйтергә өлгергән.

“Волонтерлардан ярдәм  даими рәвештә килеп тора. Шул исәптән Зәйдән дә. Гуманитар ярдәм частьларга кадәр барып җитә. Ә туган якта синең турында онытмау-лары, ярдәм итүләре алга таба көрәшергә рухи көч бирә,” – ди ул.

Махсус хәрби операциягә киткәнегезгә үкенмәдегезме, дигән сорауга:

– Юк. Мин илем өчен нәрсә дә булса эшләдем. Кемнеңдер гомерен коткарып калдым, кемгәдер сөенеч китердем, чөнки гаиләләр кадерле кешеләрен көтеп ала алды, – дип җавап бирде ул. 

Аның сүзләренчә, сугыш тормышка карашны нык үзгәртә. Анда барысы да гади һәм кырыс мәгънәләргә кайтып кала: исән калу, иптәшеңә ярдәм итү һәм үз алдыңа куелган хәрби бурычны үтәү.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев