Батырлык ордены белән бүләкләнгән Зәй хәрбие яшүсмерләр белән очрашты
Зәй яшьләр эшләре идарәсе белгечләре гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм хәрбиләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Гаилә альбомы» һәм «Геройлар белән диалоглар» акцияләре уздыра.
Акция кысаларында күптән түгел безнең заман герое Олег белән очрашу узды.
Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар – махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы ир-егетләребез. Балаларга, яшьләргә патриотик тәрбияне нәкъ алар үрнәгендә бирү мөһим. Шуны күз уңында тотып, яшьләр үзәкләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән очрашулар оештырыла.

Олег хәрби зонада “Миха” позывноен йөртә. Очрашуга ул гаиләсе белән килде.
“Миха” контракт буенча хезмәт итә һәм хәрби хәрәкәтләр барышында батырлык күрсәтергә өлгергән дә инде. Яралы иптәшләрен дошман уты астыннан коткарганы өчен Батырлык орденына лаек булган.

Чаралар ике урында узды: Ринат Фәрдиев исемендәге паркта һәм “Игелек үзәге”ндә. Очрашуда "Миха" хезмәте, махсус хәрби операция зонасында Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук сүз армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанны ярату турында барды. Балалар зур кызыксыну белән хәрби абыйларын тыңладылар, сораулар да бирделәр.

Оештыручылар ассызыклаганча, мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияли, конкрет мисалда укучылар чын геройларның янәшәдә яшәвен күрә.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев