Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Батырлык өчен – машина

Якты Күл егете Айдар Сайфетдинов мобилизация буенча Ватаныбыз сагына басты һәм күрсәткән батырлыклары өчен офицер дәрәҗәсенә күтәрелде.

Айдар Днепр ярындагы Каховка янында взвод командиры вазифасында хезмәт итә. Туган авылы хөрмәтенә (Якты Күл) ул «Якты» дигән позывной ала,  күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Батырлык ордены һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.  Махсус хәрби операция барышында Айдар  яраланып, ике аягын да югалта, бик күп операцияләр кичерергә туры килә. Әмма көчле рухлы егет яңадан сафта. Ул  – «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында җиңүчеләрнең берсе. Үзен төрле өлкәләрдә сыный, көчле, какшамас рухлы ул. 

Бу көннәрдә «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина Айдар Сайфетдиновка кул белән идарә итү системасы белән җиһазландырылган «Москвич» автомобиленнән ачкыч тапшырды.

– «Ватанны саклаучылар» фондына һәм шәхсән социаль координаторга миңа карата игътибарлы булганнары өчен рәхмәтемне белдерәм», – ди Айдар Сайфетдинов.

Бу автомобиль – фонд тарафыннан комплекслы ярдәм программасы кысаларында авыр инвалидлыгы булган махсус операциядә катнашучыларга бирелгән унсигезенче машина.   

фото «Ватанны саклаучылар» фондыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев