Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Батырлык дәресе: Югары Мәлем мәктәбендә хәрби егетләр белән очрашу узды

Югары Мәлем мәктәбе укучылары белән очрашуга мобилизация буенча Ватан сагына баскан Сармашбаш авылы егетләре Илсур Шәйдуллин һәм Алмаз Гәрәев килде.

2022 елның 21 сентябре. Өч ел элек өлешчә мобилизация башланды. Өч ел элек безнең егетләр Ватаныбызны, үз гаиләләрен һәм халкыбызны якларга  киттеләр. Кичә заводларда, офисларда эшләгән гади егетләр курку белмәс хәрби хезмәткәрләр булдылар.

Күпләр һаман да хезмәтен дәвам итеп, хәрби бурычларын үти, Россия мәнфәгатьләрен яклыйлар, кемдер сәламәтлеге торышы буенча хәрби хезмәттән азат ителгән, ә кемдер безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак!

21 сентябрьдә Югары Мәлем мәктәбендә Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында укучылар һәм укытучылар коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән очрашты. Очрашуга Сармашбаш авылы егетләре Илсур һәм Алмаз килде. Ике егет тә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә эләккән, бер юнәлештә хезмәт иткәннәр.

Алмаз хәрби зонада “Малай” позывноен йөртә. Луганск юнәлешендә күрсәткән  батырлыгы өчен “Суворов” медале белән бүләкләнгән. Егет ике мәртәбә яраланган. Беренче мәртәбә 2023 елда. Тәнендә ярчыклар да  “яши”.

-Шулай калачак инде, тиеп булмый. Табиблар шулай ди, - диде ул тыныч кына.

Тернәкләнүгә яңадан хезмәтен үтәүгә керешә. Икенче тапкыр 2024 елның гыйнварында Авдеевка юнәлешендә яралана. Хәзер егет реабилитация уза.

Илсур Авдеевка фронтында хәрби бурычын үтәгән. 2023 елның салкын кышында позицияләрдә озак тору вакытында аякларын өшеткән, шуннан соң табибларга гангрена китмәсен өчен аякларын ампутацияләргә туры килгән. Курку белмәс егет аякларын өшеткән хәлдә дә яу кырыннан яраланган иптәшләрен алып чыккан. Илсур реабилитациядән соң туган авылына кайта, хәзер трактор алып, авыл хуҗалыгында эшли. Көчле рухлы егет тулы канлы тормыш белән яши.

Хәрбиләр очрашуда укучыларга хезмәтләре, үзләренең хәрби бурычлары турында сөйләделәр. Балаларга ихлас күңелдән язган хатлары һәм открыткалары, окоп шәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Очрашуда укучылар  солдатларыбызның кораллануы, алгы сызыкта яшәү шартлары, очрашырга туры килгән кыенлыклар турында сораулар бирделәр.

Әңгәмә ахырында мәктәп коллективыннан хәрби егетләргә истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев