“Батырлар” программасында катнашучы Зәй егете Татарстан сәнәгать министрлыгында стажировка үтә
Махсус хәрби операция ветераны, Якты Күл авылы егете Айдар Сайфетдиновның остазы итеп ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко билгеләнде.
Казанда «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының көндезге этабы башланды.
Анда катнашу өчен 45 махсус хәрби операция ветераны сайлап алынды. Шуларның берсе - Якты Күл авылы егете Айдар Сайфетдинов.
Айдар Сайфетдиновның остазы – ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
- Сезнең патриотизмыгыз, батырлык һәм каһарманлыгыгыз – безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Сезнең уникаль тәҗрибәгез, күнекмәләрегез һәм белемнәрегез бар, алар киләчәктә дә дәүләт бурычларын хәл итүдә кулланылырга тиеш. Остаз буларак, тәҗрибәм белән уртаклашу, яңа күнекмәләрне үзләштерүдә һәм һөнәри яктан гамәлгә керергә ярдәм итү өчен бөтен көчемне куячакмын, – диде министр Айдар белән беренче очрашуда.
Айдар Сайфетдинов Әлмәт политехника техникумын тәмамлаган.
Махсус билгеләнештәге гаскәрләргә кече сержант вазифасында мобилизацияләнә, аннары взвод командиры була һәм лейтенант званиесен ала. Күрсәткән батырлыклары һәм хәрби хезмәтләре өчен «49 гомумхәрби армия» билгесе, II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале, Батырлык ордены (2024), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнгән.
Фото ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев