Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Балалар бакчасында җылы очрашу узды

Бүген, 29 апрельдә Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасына махсус хәрби операция солдаты сабыйлар белән очрашуга килде.

Бу чын мәгънәсендә каһарманлык һәм патриотизм дәресе булды. Батыр солдат сабыйларга туган илне яратуының мөһимлеген сеңдерде.  Хәзерге вакытта  лаеклы ялда булган махсус хәрби операция катнашучысы, “Алтынчәч”тә тәрбияләнүче бәләкәй  Русланның әтисе иде.

- Балаларыбыз  очрашуга ныклап әзерләнделәр һәм кадерле кунак өчен онытылмаслык кичә  оештырдылар. Кечкенә артистлар илне саклаучыларның батырлыкларына багышланган тирән эчтәлекле шигырьләр укыдылар. "Бәхетле балачак" һәм "Звонкое эхо Победы" дәрәҗәле иҗади конкурсларында җиңүчеләр үзләренең сәләтләрен ялкынлы номерлар белән күрсәттеләр. Чара күңелгә ятышлы җыр башкару, балаларның бердәмлеген һәм дисциплинасын күрсәтүче строй  җырлары  белән тәмамланды. Батырыбызга  Ватанга тугрылыгы өчен рәхмәт! Аңа нык сәламәтлек һәм тизрәк өйгә кайтуын телибез!, - диде бакча мөдире Ләйлә Мостафина.

Очрашу җылы атмосферада үтте. Хәрби ир-егет улы Русланның дус-тату коллективта тәрбияләнүенә шат булуын, сабыйларның талантына соклануын белдерде.

фотолар балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев