Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Алгы сызыктан — пьедесталга кадәр: Александр Высоцкийның батырлык тарихы

Зәй егете, махсус хәрби операция ветераны Александр Высоцкий штурм позицияләреннән алып спорт пьедесталларына кадәр катлаулы юл үткән.

Аның тормыш юлы — ул катлаулы сынаулар аша үтеп, үзеңдә яңа көч табып, алга бару турындагы матур үрнәк.
 

Алгы сызыкта
Александрга 31 яшь. Махсус хәрби операциядә катнашканчы ул актив тормыш рәвеше алып бара: даими рәвештә күнегүләр ясый, футбол уйный. 2023 елның октябрендә ул махсус хәрби операциягә китәргә карар итә. Башта Авдеевка, аннан Бахмут юнәлешендә хезмәт итә. Александр штурмовик, танкка каршы  граната расчетчигы булып хезмәт иткән, ун кешедән торган подразделение белән җитәкчелек иткән.

Иң авыр хатирәләре арасында — бер позициядә булган өлкән яшьтәге сугышчы турындагы хатирә. Әлеге ир-атка 75 яшьләр тирәсе була, алар арасында ныклы дуслык җепләре сузыла. Беркөнне алар торган позицияне көчле ут астына тоталар. Теге сугышчы, гомеренә куркыныч янаганны аңламыйча, броньга баса. Александр аны гомерен саклап калу өчен җиргә егарга мәҗбүр була. 

“Бу хәл аның өчен зур сабак булды: алгы сызыкта ясалма батырлык түгел, ә салкын канлылык һәм исән-сау калу өчен дөрес карарлар кабул итә белү мөһимрәк”, - ди Александр. 

Александр өчен гаиләсе һәм Ходайга ышануы һәрвакыт төп таяныч була. Ул үзе белән иконалар  ала, күп дога кыла, ә иң мөһиме - ул әнисенә исән-сау кайтырга сүз бирә. Нәкъ менә шул уй аңа иң авыр минутларда бирешмәскә ярдәм итә.
Яу кырында күрсәткән каһарманлыгы өчен егет «Батырлык өчен» дәүләт медале, шулай ук ведомство бүләкләре, шул исәптән Бахмут һәм Соледарны алудагы батырлыгы өчен медальләр белән бүләкләнгән.

Тормышны үзгәрткән сынау
2024 елның мартында Александр Бахмут юнәлешендә авыр яралана: тәненә кыйпылчыклар эләгә, аягы сынган була. Сугышчан иптәше Александрның күз алдында  һәлак була. Шок хәлендә ул үзенә беренче ярдәмне  күрсәтә һәм алга үзебезнекеләргә таба шуышып чыга. Төнлә аны башта якындагы медпунктка, аннары Красноярскига, ә аннан соң самолетта Россиягә, Анападагы госпитальгә эвакуациялиләр. Анда аңа операция ясыйлар. Яралануы аркасында Александрга инвалидлык бирелгән.
 

Яңа фронт -  спорт юнәлеше
Аңа «Ватанны саклаучылар» фонды зур ярдәм күрсәтә. Социаль куратор Наталья Зиннурова ярдәмендә ул ветераннар һәм инвалидлар арасындагы спорт ярышларында катнаша башлый.

Беренчесе йөзү  ярышлары була: Александр Мәскәүдәге ярышларда үзен сыный. Аннары Таатрстан Рәисе Кубогына ярышларда катнаша, анда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм инвалид ветераннар арасында икенче урынны ала. 

“Аннары үземне өстәл теннисында сынап карадым — анда призлы урын яуламасам да,  кәефем төшмәде. Минем өчен процесс үзе, сафта булу мөмкинлеге һәм сугышчан туганлык ярдәмен тою мөһим”, - ди Александр.

Спорт юлының иң югары ноктасы - Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс-2026» һөнәри осталык чемпионаты. Чемпионатта  Александр «Автомобиль йөртүчесе» компетенциясендә чыгыш ясады.

-Машина йөртү  һәрвакыт минем тормышының мөһим өлеше булды. Ярышларга җитди әзерләндем: юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндем, җирле көллияттә шөгыльләндем. Мин һәрвакыт яңа җиңүләргә омтылам, - ди егет.

Ярышларда башта теоретик имтихан тапшырырга, ә аннары автомобильдә каршылыклар полосасын узарга кирәк була.
Александр теориядә иң яхшы нәтиҗәне күрсәтә —1 минут 37 секунд эчендә 20 сорауга бер хатасыз җавап бирә. Практик өлешендә ул 65 мөмкинлектән 62 балл җыя һәм беренче урынны ала. Аның өчен бу җиңү генә түгел, ә авыр җәрәхәтләрдән соң да үз алдыңа куелган максатларга ирешергә мөмкин икәнлеген исбатлау да.
 

Тормыш дәвам итә
Хәзер Александр тулы канлы тормыш белән яшәвен дәвам итә: ул ерак араларга йөри (дальнобойщик), шуңа күрә өендә рейслар арасында кыска вакытка гына була. Аны гаиләсе - хатыны Диана һәм балалары - терәге. Ул Татарстан командасы өчен ярышларда җан ата һәм янә зур стартларда чыгыш ясарга хыяллана. 

Хәрби хезмәт юлын сайларга  теләүчеләргә нинди киңәш бирер идегез дигән сорауга ул  гади һәм кырыс итеп: "Иң мөһиме - сәламәтлек һәм салкын акыл", - диде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев